Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:48

Казаннан форумга язучы "Шәрык" клубы активистларын, яңа рәисне һәм читтән генә күзәтеп клуб тарихын өйрәнүче галимне әңгәмәгә чакырдык.

Тема аеруча “Azatliq.org” Интернет- сәхифәсе кулланучыларын борчый. Форумда “Шәрык клубы үлгән инде”, “Шәрык бюрократик оешмага әверелсә юкка чыгачак”, “Иҗтимагый оешмалар дәүләт даирәсеннән ерактарак торырга тиеш” кебек язулар шактый. Борчылу күп. Түгәрәк өстәлдә: шул клуб активистлары, аның фәлсәфи яки рухи тамырын эзләүчеләр. Алар исеме яки кушамат белән форумга да язма калдырган. Читтән күзәтүче һәм “Шәрык” тарихын өйрәнүчегә дә сүз бирербез.

“Киеренкелек бар, хисләрегез ташый кебек?”

“Шәрык”кә педагогика университеты укытучысы, клуб эшчәнлегенә гаммәви импульс бирергә, аны яңача эшләтергә теләүче Мансур Кашапов рәис итеп сайланды. Фикере ишетелсә, әңгәмә тулырак булыр иде. Тик Кашапов килмәде, сезнең белән дә, хәбәрчесе белән дә аралашырга теләмәде. Мөрәҗәгать иткәч, педагогика университетыннан “Мансур тарафдары” булган студент кызлар да фикер әйтүдән тыелды. Алар турында сүз куертмасак ничек булыр? Әйе, киеренкелек бар, хисләрегез ташый кебек. “Шәрык”не “кулга алган” төркем турында фикерегез шактый катгый. Тик бу юлы шәхесләрне онытып “Шәрык”нең тирәнрәк мәгънәсе хакында сөйләшеп карыйк.

“Киләчәктә дә клубка йөрисем килә”

Азат Нурмөхәммәтов, студент. Милли көрәш буенча Татарстанда чемпион калганы да бар. Даими тренеровкага, ярышларга йөри. Бу арад бераз борчылып алган: Муса Җәлил исемендәге көрәш бәйгесенә кертмәгәннәр. Баксаң, катнашу өчен 18 яшь тулу кирәк икән. Ә Азатка 17 яшь кенә. Тик ул “көчле берне, белемле меңне егар” шигаре белән яши. Имтиханнарын бишлегә биргән. Концерт-кичәләр алып барырга, шигырь сөйләргә ярата. “ “Шәрык”ка һәрвакытта барасы килеп тора”, - ди.

Азат Нурмөхәммәттов, Линар Хафизов.
“Казанга килгәч милли яшьләр белән аралашасым килеп хыялландым. Анда чын-чынлап күңел тынычлыгы алам. Күп дуслар таптым. Алар белән башка вакытта да аралашам. Тулай торакта да күрешәбез. “Шәрык”тә аралашу, кичәләр ясау миңа зур бәхет. Киләчәктә дә шунда йөрисем килә. Тик кайбер егетләр клубтан китәргә тели”, - ди Теләче районында туып үскән Азат.

“Күренеп тора: дәүләттән матди ярдәм кирәк”

Линар Хафизов, автор-башкаручы. Мөслим районы Карамалы авылында клуб мөдире булган. Казанга килгәч, “тизрәк “Шәрык”ка килдем”, ди. “Бәй, мин гадәти кеше түгел инде. Бердәнбер уңай булган аралашу урыны итеп “Шәрык”ны гына таба алдым”, - ди. Линарны “Шәрык”та үз итеп “Че-геваро” дип атыйлар икән. Үзе исә “Шәкүр карак” тәхәллүсе аша таныта. Клубта аңа еш кына гармунчы һәм җырчы булырга туры килә. Беренче чиратта үз җырларын башкарырга ярата.

“Азат кебек тәртипле, акыллы яшьләр белән аралашкач үземне дә шулар кебек итеп хис итәм. Алар бәхетле бит. Без яшь вакытта шәһәрдә болай аек итеп рухи, мәдәни аралашу юк иде. “Шәрык” аша иманга күберәк тартылам. “Балаларыма да иман бир, Раббым” дип намаз укый башладым. Бүген балаларны секс иреге, наркотик куллану һәм наркомания, җинаятьчелек, террор сагалап тора дип ата-аналар артык нык куркып тора. Тик шушы куркыныч заманда да яшьләр өчен менә дигән әдәпле аралашу урыны бар бит. “Шәрык” тарихын, татар мәктәбендә укыгач беләм: халкыбызга маяк булган. Тукайлар рухы бар анда. Шуны саклаучыларга рәхмәт әйтәм. Менә хәзер авыллар бетү юлында. Татар мәдәниятен шәһәрдә генә саклап булачак. Шуңа күрә “Шәрык”не дә сакларга иде. Күренеп тора: дәүләттән ярдәм кирәк”, - ди Линар.

“Кем ничек тели, рухын шулай дәвам итә”

Алия Сабирова,
милли журналист. Яшь булса да өч бала анасы. “Үзебез” хәрәкәтеннән. Шигырь, көй яза, җырлый да. “Исә Болгар җилләре” атлы җырына клип төшерергә тели. Туктап торган “Шәрык” клубы кичәләрен 2007 елда торгызырга теләп эш башлаган. “Шәрык –рухыбыз”, - ди.

Алия Сабирова.
“Гаиләбез белән клубны яратабыз. 1998 елларда торгызылган формасы 100 ел элеккегә ошаган. Рухы, миллилеге белән. Мәскәүдән күченеп кайткач, фикердәшләрем белән аны чын-чынлап затлы, акыллы клуб итеп җанландырырга теләдек. “Шәһәр мәдәнияте” төшенчәсе сирәк очрый иде әле. Тик шулай да үзем теләгәнчә узган елны "Шәрык"не фикер клубына әверелдерә алмадым. Хәер, моңа борчылырга кирәк микән? Клубны һәркем минемчә кабул итми бит.

Хәзер кәеф-сафага күп игътибар ителә. Моңарчы кырыс калыплары юк иде. Шәхес иреген, лидерлар амбициясын кысмый, канат бирә иде. Күп башлангыч бирде. Төп максаты – шәһәрдә татар мәдәниятен саклау яки үстерү иде. Хәзер дә бу эшне “Шәрык”та булып киткән йөзләрчә кеше башкара. Журналистлар, язучылар, җырчылар, чиновниклар. Кем ничек тели,рухын шулай дәвам итә. Башка формаларда да эшли башладык. Элек сәер саналган “альтернатив” татарча музыка хәзер башка клубларда яңгырый. Тиздән бер дискларын Маяковский клубында тәкъдим итәргә җыеналар. "Меаt-Hous"атлы кафеда да атна саен җырчы Исмаил шундый моңлы кичәләр ясый. Инде балалар да үсеп килә. "Шәрык"челәрнең гаиләсе яки балалары да үзара аралашырга тели. Алар өчен чаралар ясарга теләгән идем. Тик үзгәргән вәзгыятьтә вәгъдә итә алмыйм,” - диде Алия.


“Замана зур тизлеккә күчте”

Мәлик Сабирҗан, “Милләт һәм мәгълүмәт” китабы авторы. Чүпрәледән. Екатеринбурда информатика инженерына, Петербурда психологка укыган булган. Казанда ул суфый фәлсәфәсе һәм шәрык тыйбабәте нигезендә психологик киңәшләр бирә. Эшендә махсус рәсемнәр, курчаклар, догалар, зикерләр куллана. Бер шәхескә писхологик анализ һәм киңәш бирү сеансы өчен аңа гадәттә 500 сум түлиләр. Ә “Шәрык”та ул киңәшләрне бушлай биргән. “Мин алардан матди файда көтмим, халыкка хезмәт көтәм”, - ди. Психологияне татарча “нәфес фәне” дип атый. “Бишек”, “Моң” кебек оешмаларны оештыруда да катнашкан. “Шәрык”тә “1990 еллар ахырыннан бирле” катнаша.

Мәлик Сабирҗан.

“Безнең дә идеяны үстерү нияте бар. “Шәрык"ны заманча үстерүне күздә тоткан яңа концепция ясадык. Тугыз биттән торган проектта "буыннар чылбыры" һәм башка мөһим мәсьәләләрен нәтиҗәле формада хәл итү күздә тотыла. Замана зур тизлеккә күчте. Бер көн - бер айга тиң. Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәрендәге "Казан шурасы" исеменнән шөгелләнәбез.

“Шәрык” ясала торган Татар иҗтимагый үзәк бинасын гына эченә алмый. Казан үзәгендә ярымбуш утыручы Сәйдәш, Урманче музейларын да халык белән эшләргә чакырабыз. “Кысарга” димим, матди яклары болай да такы-токы. Ул биналар гөрләп эшләүче үзәккә әверелә ала. Казан үзәгендә ярмыбуш торучы башка музейлар да бар. Ә без шул өчесен генә сайладык. Аларда рухи башлангыч, милли тамырлар көчле.

“Шәрык” клубы да матди яктан битәр, мәгънәви яктан үзен ныгытырга тиеш дип саныйм. Рух – мөһим нәрсә. Алия Сабирова белән килешәм. Рухны сакларга кирәк. "Шәрык"ның бюрократик кысаларга кермичә, иҗтимагый, мөстәкыйль калуы тарафдарымын”, - ди психолог.

“Телефон, Интернет аша аралашу бара”

Җәүдәт Миңнуллин, Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсе директоры. “Шәрык” тарихы буенча фәнни диссертация һәм китап яза. Клубны “күз өстендәге кара каш кебек” дип атый. Хәзерге “Шәрык” клубында да кунакта булган. Түгәрәк өстәл өчен ул студиягә килә җитә алмады. Шулай да аның фикерләре, студиядәгеләргә аваздаш иде. Иң мөһиме, клуб тарихын, тәҗрибәсен тирәнтен өйрәнгән.

Миңнуллин: “Бүгенгесе элеккегесеннән матди яктан шактый кайтыш. Хәзергесен халык та аз белә. Ә элеккегесен бар кеше белгән, газеталар даими язып торган, ул бердәнбер, саллы, җитди, бай оешма булган. 1905 елның демократик үзгәрешләре вакытында барлыкка килгән. Соңынннан, әйтик 1917 елның февраль революциясеннән соң уналтыга якын яңа җәмгыять, аралашу клубы пәйдә булган. Бүген исә мәдәни ихтыяҗлар башкача үтәлә. Театрлар, концертлар, радио, телевидение, кино бар. Телефон, Интернет аша аралашу бара".

"Кызганыч, “Шәрык” клубы башлангычы тарихы тәфсилләп тикшерелмәгән иде. Хәтта татар энциклопедиясында да төгәл булмаган әйберләр язылган. Уставы 1906 елны декабрь аенда рәсми рәвештә раслана. Рәсми яктан ул яшьләр оешмасы түгел. Тик чынбарлыкта анда бик яшь кешеләр йөргән. Гимназистлар, шәкертләр. Тулы исеме “Казан шһәрендә яшәүче мөселманнар җәмгыяте (Шәрык клубы)” дип атала”, - ди галим.

“Мирхәйдәр Фәйзи һәм хатыны, Сәлих Сәйдәшев, Галиаскәр Камал, әлбәттә Габулла Тукай . . .”

Амил Нур: “Оештыручылар арасында төрки дөнья лидеры Йосыф Акчура да бар. Истанбул шәһәре үзәгендә дә, “Айа Суфия”дан ерак түгел бер “Шәрык” кебек эшләүче оешма һәм бина бар. “Төрки учаклары” дип язылган. Аңа да нигезне Казаннан килгән Йосыф Акчура салган диләр. Дөресме?”

Җәүдәт Миңнуллин: “ Әйе. Акчура Төркиягә киткәч әле башка оешмалар, “Төрки йорты” журналын да ачышкан. Татар кешеләре анда яхшы тарихчы, фикер иясе, идеолог булган. Читкә ерак китмик. “Шәрык”ка төрек һәм татар, Русия сәясәтчесе Садри Максудиның туганы Әхмәтһади Максуди да зур көч салган. Ә клуб идарәсе рәисе Ветеринария инснтитутын тәмамлаган Ибраһим Терегулов булган. Мәдрәсәләрдә табигый белемнәр укыткан. Клубта да лекцияләр укый. Ә Мөхәммәтрәхим Казаков эшмәкәр була, төп оештыручылардан. Кәрим Тинчурин һәм хатыны Заһидә, Сәлих Сәйдәшев, Галиаскәр Камал, әлбәттә Габулла Тукай, Шиһаб Әхмәров, Гафур Коләхмәтов кебекләр аралашкан. “Шәрык” аларга иҗади дуслык та биргән”.

“Урыс кунаклары урысча, ә татарлар татарча, төрекчә, гарәпчә, французча сөйләгән”.

Җәүдәт Миңнуллин хәбәр итүенчә, клуб башта “Болгар” кунакханәсендә ике бүлмәдә урнаша. Аннары 1908 елда Сабитов исемле кешенең Кабан күле буенда бинасына күчә. 1911 елда хәзер исән булган Татарстан урамындагы сигезенче йортка күчә. Анда оркестр да, театр да эшли. Матди яктан да тәэмин ителә алган, буфете эшләгән. Иганәчеләре дә булган.

Җәүдәт Миңнуллин, Мәлик Сабирҗан.

"Эшчәнлеген агарту эшеннән башлый. Тукай да анда халык әдәбияте турында атаклы лекциясен укый. Әдәби музыкаль кичәләр дан казана. Ул вакытта Казанда ике генә иҗтимагый китапханә була. “Шәрык”ныкында татарча чыккан бар китаплар, газеталар да булган. Русиянең башка шәһәрләрендә басылганнар да шунда тупланган. Нәширләр үзләре биргән, яки укыганнан соң тупланмаларын кешеләр китереп торган. Шул басмалар хәзер безнең китапханәдә саклана. Студентлар шуларны хәзер дә өйрәнә".

"Жандармнар гел тикшереп торган. Ул затлы клуб булып саналган. Губернатор килгән кунакларны да шунда алып бара торган булган. Әйтик, 1912 елда Госманлы империясының элеккеге баш вәзире Садриәгъзам Һилми Паша да килә. Шул вакытта шымчылар язып калдырган. Урыс кунаклары урысча, ә татарлар татарча, төрекчә, гарәпчә, французча сөйләгән.

Казаннан күреп Оренбургта 1916 елда татар драма һәм музыка клубы оеша. Ә Стәрлетамакта “Ашказар” клубы оеша. Мәскәү, Чиләбе кебек шәһәрләрдә дә оешмалар барлыкка килә. “Шәрык” Казанда яңа ел бәйрәмнәрен, мәүлет чараларын да оештыра. 1915 елда беренче империячел сугыш вакытында, Төркия Германия белән Русиягә каршы берләшә. Хәл катлаулана. Бинада хәрби хастаханә ачыла. Тик ул эшен барыбер туктамый. 1917 елга кадәр балалар өчен чаралар ясалган”, - ди Миңнуллин.

“Артык рәсмиләштерү, бюрократлаштыру кирәкми”

Ә бүгенге “Шәрык”ка галим Җәүдәт Миңнуллин “артык бюрократлашу кирәкми”, дип киңәш бирә.

“Рәискә килгәндә, аны еш алмаштырып та торып була. Бер елдан соң яңадан сайлый алалар. Бу сайлауда бер университет студентлары күберәк булса, башкасында башкалар булыр. Оешма эшен генә туктатмасын. Иҗтимагый оешмаларда бәхәс була. Фикер, мәнфәгать каршылыклары урыста да, татарда да бар. Хәрәкәтсез яткан таш астына гына җен ияләшә. Бәхәстән файда бар. Әнә Сарытауда татар аз яшәгән, революциягә кадәр бер генә җәмгыять була. Башкасы аерылып чыккач, икесе ике юнәлештә эшли башлый, эшләре җанлана. Әлбәттә бер көчле оешма булдырсалар яхшы булыр иде. Тик артык рәсмиләштерү, бюрократлаштыру кирәкми”, - ди.

“Ышанасы килә”, “өмет итәбез” . . .

Фикер белдерүчеләр “Шәрык” клубы киләчәгенә ышаныч белдерде. Аның ничек булса да исән калуын телиләр. Икенчедән, төрле яки ирекле формада эшләвен, башка шәхесләр, оешмалар аша идеялары дәвам итүен теләүләре дә күренде. “Ышанасы килә”, “өмет итәбез” сүзләре еш яңгырады.

XS
SM
MD
LG