Accessibility links

Кайнар хәбәр

Басрада меңнәрчә кеше иминлек кимүгә борчыла


Гыйракның көньягындагы Басра шәһәрендә меңнәрчә кеше шәһәрдә иминлек кими бара дип ризасызлык белдереп урамга чыкты.
Басра халкы узган ел ахырында шәһәрдә иминлек саклау эше Британ хәрбиләреннән Гыйрак иминлек көчләренә тапшырылганнан бирле үтерүләр, тотык алулар һәм башка җинаятләр артты ди.
Демонстрациячеләр шәһәр иминлек көчләренең 2 башлыгын вазыйфаларыннан китәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG