Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнет китабы Новгородта чыга, ә Ватан домен сорый


Айнур Сибгатуллинның “Татар Интернеты” (“Татарский Интернет”) китапчыгы чыкты.
Айнур Сибгатуллинның “Татар Интернеты” (“Татарский Интернет”) китапчыгы чыкты.

Ялкау студентлар татарча реферат эзли. "ИттифакЪ"ны ябып куйганнар. Ә "Ватан" ICAANнан домен сорый. 100 яңа югары домен пәйдә булачак, имеш.


“Ватан” домен сорый

Мәскәүдәге “Ватан халык-демократик” фиркасе халыкара махсус адреслар һәм номерлар бирүче Интернет корпорациясенә (ICAAN) “тат” исемле беренчел югары дәрәҗәдәге домен сорап хат юллады. Колифорниядә урнашкан бу оешмага мәскәүле милләтпәрвәрләр: “Үз веб-чыганакларын оештырганда татарлар русия домены ruны кулланырга мәҗбүр. Тик бу домен безгә бик ошап бетми, ул ышанычлы түгел”, - дип язган. “Ватан” фиркасе татарның дәүләтчәнлеге бар һәм булачак ди. Аның үз милли домены да булырга тиеш дип саный. Шул вакытта бу фикерне мөмкин түгел дип күпләр инкар дә итә. Тик “Info.nic.ru” сайты 2008 елда тагын 100 яңа беренчел домен пәйдә булыр дип фараз кыла. Шул исәптән Русия дә үзенә икенче домен “rf”ны алырга мөмкин дип язалар.

“Татар Интернеты” урысча Түбән Новгородта чыккан

Тик милли домен идеясына шик белдерүче веб-персонаж Rahmetov һәм татнетчы Айнур Сибгатуллинның исә “Татар Интернеты” ( “Татарский Интернет” ) дигән урысча китапчыгы “Мәдинә” ( “Медина” ) нәшриятендә чыккан. Татнетның "статисты" һәм “Татнет йолдызлары” ( “Звезды Татнета” ) бәйгесен оештыручы Сибгатуллинның китабын иганәчеләре Түбән Новгородта баскан. Ул сатуга чыкмаска да мөмкин, диелә. Шулай да автор китабын веб-дусларына таратырга ышандыра. Мартта аны Идел буе федераль бүлгесе урнашкан шәһәрдә, ә апрельдә исә Русия башкаласының үзендә дә халыкка күрсәтергә җыена. "Ихтимал, бәлки әле Казанда да", - дип хәбәр итә Rahmetov.

Татарча "халява" дип

Ә домен кирәклеге турында яклап еш сөйләүче Раил Гатауллинның китабы чыкмады. Аның каравы, туган телдәге “Belem.ru” сайты ныгытып эшли бшлады. Ул моңарчы тест буларак кына эшли иде. Сайттан битәр аның моңарчы татарча аралашу, тәҗрибә уртаклашу форумы эшли иде.
“Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сайты Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгарифне үстерү бүлеге күзәтүе астында эшли.
Әлеге проект 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын үтәү максатында ясалган. “Belem.ru” кулланучылары асылда укытучылар. Аларны сәхифәдә ни кызыксыныдыра? Дәрес планнары, методик әсбап, мәгариф яңалыклары, Web-каталог, фикер алышулар дип яза укытучылар. укучылары исә реферат, курс эшләрен күчереп алыр өчен керәбез дип җавап биргән.

“ИттифакЪ” сәхифәсе ябылып тора

“ИттифакЪ” рэп һәм милли төркеме сәхифәсе үзе кебек көрәшче рухлы. Гадәттә яшьләр анда татарча аралаша. Тик бу көннәрдә сәхифәдә проблема бар. Провайдер “MultiHOST” фирмасы, сайт эше вакытлыча туктатылып торыла ди.

“Azatliq.org” форумында сүгенергә ярамый

Узган тапшыруларда хәбәр итеп килдек инде. Төрле әлифба, шивә, карашлы “Азатлык” радиосының Интернеттагы форумында демократия, сүз иреге, бәхәс дәвам итә. Радионың Интернеттагы “Azatliq.org” сәхифәсе аша хәбәрләрне берничә төрле форматта (MP3, Real, Windows) тыңларга да, укырга да була. Шул исәптән "Пәрәвез" тапшыруы да Интернетта эленеп тора. Сәхифәдә даими утыручылар форумны да үз итә. Бәхәс почмагында Татарстандагы Интернет бәяләре кыйммәт булу турындагы хәбәр дә шактый шау-шу кузгаткан иде. Узган атнада хит-тема исә: Казандагы “Шәрык” ( “Шарык” ) клубы турындагысы булды. Тик бу бәхәс тиз арада үзара "аңлашуга" әверелде. Форум админы хәтта кисәтү дә ясарга мәҗбүр. “Хөрмәтле форумга язучылар, бу бер-берегезне пычрату урыны түгел. Кайберләрегез үз язмаларында ямьсез сүзлар куллана, турыдан-туры шәхесләргә күчә башлады. Андый язмалар форум кагыйдәләренә каршы килә. Мөмкин булса, алга таба, ямьсез сүзләр кулланмыйча, шәхесләргә күчми генә, фикер әйтсәгез иде», - дип.

XS
SM
MD
LG