Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Мәскәүдә Путин һәм Медведев белән очрашты


Германия канцлеры Ангела Меркель Мәскәүдә Русия президенты Владимир Путин һәм аның варисы Дмитрий Медведев белән аерым-аерым очрашты.

Путин хакимияткә май аенда Медведев килгәннән соң да Көнбатышның Мәскәү белән мөнәсәбәтләре "җиңеләймәс" дип исәпләвен белдерде.

Шул ук вакытта ул Германия белән икеяклы иктисадый һәм сәясм мөнәсәбәтләрне бик яхшы дип бәяләде.

"Бу очраклы туры килү генә түгел. Бу икеяклы мөнәсәбәтләргә өстенлек бирелүен раслаучы сәфәр. Бу Русия белән Германия арасында Стратегик хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә таба икеяклы омтылышны күрсәтә. Мин алдагы елларда да шул ук юлдан баруга һич тә шикләнмим," - диде Путин.

Моны Путин Мәскәү янындагы Ново-Огарево утырмасында Меркель белән очрашканнан соң әйтте.

Меркель исә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр һәрчак сөенечле, әмма кайчак каршылыклар да булгалый диде.

Меркель Медведев белән дә яхшы хезмәттәшлеккә өметләнүен белдерде.

Шул ук вакытта ул Германия тәнкыйтчән һәм ачык диалогны өстенрәк күрә диде.

Путинны Русиядәге кеше хокуклары торышы өчен тәнкыйтләгән Меркель шул ук вакытта Русия белән сәүдәне арттырырга, Мәскәү белән Вашингтон һәм Русиянең Европа Берлегендәге беректәшләре арасында арадашчы булырга тырыша.

Русиянең Германия белән сәүдә бәйләнешләре башка илләр белән шундый бәйләнешләрне күпкә артта калдырды.

2007 елда үзара сәүдә күләме 53 миллиад долларга якынлашып, моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәгә күтәрелде.
XS
SM
MD
LG