Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия хөкүмәте парламентны тарату турында сөйләшәчәк


Сербия премьер-министры Воислав Коштуница парламентны тарату һәм 11 майда вакытыннан элек сайлау үткәрү турында сөйләшү өчен дүшәмбе көнне хөкүмәт утырышы үткәрәчәген беллдерде.
Коштуница журналистларга хөкүмәтнең бердәм сәяәсәте юк һәм мондый хөкүмәт моннан ары эшли алмый, мандатыбызны кире халыкка кайтарабыз диде.
Җомга көнне Коштуница Европа Берлегенә йөз тотучы хөкүмәт коалициясендәге партнерларына моннан ары ышанмавын белдергән иде. Коштуницаның ул белдерүендә аның коалициядәге беректәшләренең Косовоны саклап калырга чын күңелдән тырышуына инде ышанмавы әйтелә. Атнакичтә Коштуница хөкүмәтендәге Көнбатыш яклы министрлар милләтчеләрнең, Европа Берлегендәге илләр Косово бәйсезлеген таныганга күрә, Берлеккә кушылу ниятеннән чигенү тәкъдимен хупламаган иде.
XS
SM
MD
LG