Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин НАТОны БМО урынын алу ниятендә гаепләде



Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин, НАТОны Берләшкән Милләтләр Оешмасы урынын алу ниятендә гаепләде. Бу турыда ул шимбә көнне Германия канцлеры Ангела Меркель белән булган очрашуда әйтте:

"Бүген, ике көндәш системның каршылыгы булмаган шартларда, хәрби-сәяси блокның чиксез киңәюен без зыянлы дип саныйбыз. Чөнки бу Берләшкән Милләтләр урынына яңа оешма төзелә дигән хис калдыра",- диде Русия президенты.

Путин, шулай ук, Көнбатыш илләре яңа президент Дмитрий Медведев белән эш итү җиңелрәк булачак дип өметләнмәсен, дигән кисәтү ясады.
XS
SM
MD
LG