Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия оппозициясе ачлык гамәлен башлады



Тифлис – Грузиянең радикаль оппозиция вәкилләре парламент бинасы каршында ачлык гамәлен башлады. Алар президент сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарырга таләп итә.

Якшәмбедә Тифлиста берничә мең кеше катнашында митинг узды. Оппозиция президент Михаил Саакашвилины гыйнварда үткән сайлауда хәрәмләшүдә гаепләде һәм май аенда үтәчәк парламент сайлауда моңа юл куймаска вәгъдә итте:

"Бүген Грузиядә яңа ноябрь башлана. Бу даими протестны без максатыбызга ирешкәнче дәвам итәчәкбез. Ә максатыбыз – ирекле сайлау", - диде оппозиция җитәкчесе Леван Гачечиладзе.

Оппозиция, шулай ук, хөкүмәтне киләсе сайлау алдыннан мәгълүмәт чараларын контрольгә алуда гаепләде.

XS
SM
MD
LG