Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия хөкүмәте вакытыннын элек сайлауларга чакыра


Сербиянең хакимияттән китүче хөкүмәте президент Борис Тадичка парламентны таратуны һәм 11 майда яңа сайлау үткәрүне сорап мөрәҗәгать итте.
Хөкүмәт Косово мәсъәләсендә каршылыклар чыгу сәбәпле таркала.
Шимбә көнне премьер-министр Воислав Коштуница Косово мәcьәләсендә милләтче һәм көнбатыш яклы министрлар арасындагы буленеш сәбәпле хөкүмәт моннан ары эшли алмый дип белдерде. Узган атнада Сербия хөкүмәтендәге Көнбатышка йөз тотучы министрлар милләтчеләрнең күп кенә илләре Косовоны таныган Европа Берлегенә кушылу сөйләшүләреннән баш тарту тәкъдименә каршы чыккан иде.
XS
SM
MD
LG