Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран сөйләшүләрнең булмавы өчен АКШны гаепли


Тәһран Гыйрак турындагы сөйләшүләрнең 4-нче өлеше үтмәү өчен АКШны гаепли.
Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Мөхәммәт Гали Хөсәйни Багдад чакыру җибәргәннән соң Вашингтон очрашуны кире какты диде.
Хөсәйни очрашуга берничә сәгать кенә кала Гыйрак рәсмиләре Американ ягының әзер булмавы турында бернинди аңлатусыз әйткән сүзләрен җиткерде диде.
Гыйрак хөкүмәте һәм АКШ илчелеге сөйләшүләр вакыты билгеләнгән булуы турындагы хәбәрне кире кага.
Тәһранның атом програмына бәйле киеренкелек арта баруга карамастан Иран белән АКШ былтыр Гыйрак турында 3 мәртәбә сөйләшүләр үткәрде.
XS
SM
MD
LG