Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:11
“Минем Төркиягә, я Мисырга бик барасым килә. Путевка, ягъни юлламаны 10-12 меңгә сатып алырга исәбем бар. Моның өчен әкренләп акча җыя башладым инде. Узган ел бу бәягә юллама алучылар булды. Дусларым шундый киңәш бирде”,- ди Элмира Галиева.
Ул Казандагы пластик тәрәзәләр ясап сатучы ширкәтләрнең берсендә алырга теләүчеләр белән килешүләр төзеп утыра. Хезмәт хакы 13 мең. Быел да узган елгы бәяләр булыр дип өмет итә ул.
Ә менә Русия туроператорлары Ассоциациясе сүзчесе Светлана Федорова белдерүенчә, инфляция аркасында бөтен юнәлешләргә дә юлламаларга бәяләр ел саен 15-20 процентка үсеп тора. Аның өстенә җәйге ялларга сорау зур булганга туроператорлар да күбрәк акча эшләү өммәтендә бәяләрне үз теләкләре белән өстәп җибәрә. Бу өлкә белгечләре “долларлы ялларга” Мисыр, Тунис һәм Тайландка бәяләр башта мартта, аннан майда һәм җәй көне тагын бер тапкыр артачак дип белдерә.
“Гадәттәгечә 10-15 процентка артып торалар бит алар”. Моңа бер дә гаҗәпләнергә кирәкми дип белдерә Казандагы бер туристик ширкәтнең башлыгы Наилә Вәлиуллина. Әмма соңгы вәзгыятькә килгәндә исә ул: “Ягулыкны алдан әйтеп булмый. Күзгә күренеп үсә бит”,- дип үзенең шөбһәләнеп куюын да белдерде. Билгеле булганча диңгез буе ялына очу юллама бәясенең яртысын тәшкил итә. Аннан да кала белгечләр соңгы 10-15 ел эчендә Русиялеләр үз итеп йөргән Анталия тирәсендәге отельләргә бәяләр кискен күтәрелү куркынычы яный дип белдерә. Беренчедән Әнкара Европа берлегенә омтыла. Икенчедән доллар төшә. Шуңа күрә Төркиянең Урта диңгез яры буйларына бәяләр “шалт” итеп euroга да күчеп куярга мөмкин. Саннар моңа кадәр долларда ничек булган шулай калырга мөмкин. Сан ахырында euro өстәлү юлламаның 30 процентка артуына гына китерәчәк.
“Бәяләр арту боҗра шикелле бит. Кемнеңдер тормыш хәле дә яхшыра дигән сүз бит әле. Халык киң күлланган товарларга бәяләр үсә, шул ук вакытта хезмәт хаклары да арта бара. Әмма элек бармаганнар хәзер дә бармаячак. Әлек чит илгә барып ял иткәннәр хәзер дә барачак. Алар исә иң кыйбатлы 5 йолдызлы кунакханәләрне түгел, ә гадиерәк 4 йолдызлыны алачак. Юрганнарына карап аякларын сузачак. Мальдивга очмасалар да Төркиягә юл алачаклар”,- ди Наилә Вәлиуллина.
Туристик ширкәт башлыкларының кайсы белән генә сөйләшмә, барсы да бәяләр артачагын инкярь итми. Әмма чит илгә ялга барырга теләүчеләр саны да кимемәс дип өметләнә.

Русиянең эчке туризмында да бәяләр узган елгы белән чагыштырганда артыграк булачак. “Бүгенге көндә бензин кыйбат булу һәм азык-төлеккә бәяләр күтәрелү юлламаларны арттыра. Алай ук кыйммәт булмас, бер 10 процент тирәсе булыр”,- дип өметләнә Казандагы бер туристик ширкәт башлыгы Искәндәр Гыйльманшин. “Нәкъ 10 процент кына булыр дип өздереп әйтергә дә ярамас, чөнки без бит юлламаларны алып сатарлар гына. Әле операторлар нинди бәя куяр бит”,- ди ул. Гыйльманшин җитәкчелек иткән ширкәт Идел буйлап ял итүчеләрне Казанда кабул итү белән шөгыльләнә. Су өсте ялында төп уенчы Самара. Юлламалар да андагы ширкәтләр кулында. Бәяләрне дә алар билгели.
Русиягә килүчеләрнең саны соңгы елларда кимүгә таба бара дип белдерә турбизнес белгечләре. Бу фикерне Искәндәр Гыйльманшин да куәтли.
“Тимер пәрдә ачылгач та, килергә теләүчеләрне мондагы күп нәрсә: урамда аюлар йөриме, халык тормышы ничек дигән сораулар кызыксындырды”,- ди Гыйльманшин. Әмма соңгы вакытта бу сан кимүгә таба бара. Русиядәге кунакханәләрнең, туклануның кыйммәт булуы, хезмәт күрсәтү, ягъни сервисның какшавы моңа тэсирсез түгел. Әмма Казан мисалына килгәндә читтән килүчеләрнең саны елдан-ел котырып артмаса да, түбәнгә тәгәрәми. Республиканың төрле халыкара күргәзмәләрдә үз-үзен тәкъдим итүе моңа уңай тәэсир ясый дип белдерә тур ширкәт башлыклары.
Менә бик тиздән март ахырында Мәскәүдә ике зур күргәзмә “Интурмаркет” һәм “МИТ” узачак. “Шунда күрәчәкбез инде бәяләрнең чит илләргә дә, Русиянең үзендәге ялларга да ничек артканын”,- ди турширкәт вәкилләре.

XS
SM
MD
LG