Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәфәр - хаҗи Фәйзерахманов мактаулы исемгә лаек булды


Мәскәүдә, Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарәсендә, Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсе мөдире Җәфәр - хаҗи Фәйзерахмановка «Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырылды.

Җәфәр Фәйзерахманов мәдрәсә җитәкчесе генә түгел, 20 елдан артык иҗтимагый тормышта кайнап, татарча көрәш өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе. Мәскәү Сабан туйлары булмасын, Сабан туйларыннан башка көрәш бәйгеләре уздырганда да оештыручылар берсе, башлап йөрүчесе һәрвакыт Җәфәр Фәйзерахманов. Хәзер инде аның бу эшчәнлеген бәяләп, Татарстанның Русия Федерациясендәге вәкәләтле вәкиле Назиф Мириханов 5 мартта Җәфәр Фәйзерахмановка «Татарстанның атказанган физкультура һәм спорт эшлеклесе» дигән исем таныкламасын тапшырды.

Ул чарада Мәскәү иҗтимагый тормышында актив катнашучылар, рәсми вәкилләр , шулай ук Җәфәр Фейзерахмановның якташлары да бар иде. Шулардан Татарстан җурналының баш мөхәрире Рифат Фәттәховны һәм генерал- полковник Мансур Хәкимовны, Татарстанның сәүдә йорты директоры Әхмәт Нуриевны атарга була.

Шунысы да кызыклы, Җәфәр Фәйзерахманов спорт ягыннан Татарстан мактаулы исемгә лаек дип тапкан Мәскәүдә әле беренче кеше. Мактаулы исемне тапшырганнан соң Татарстанның вәкиле Назиф Мириханов: «Татарча көрәшне инде дөнья күләм исем ала барган билбау белән көрәш кысаларында бәйгеләрне катнаштыруда, татарча көрәшне популяштыруда Җәфәр Фәйзерахмановның өлеше зур», диде.

Рәхмәт сүзе белән чыгышы ясаган Җәфәр Фейзерахманов дини идарә, вәкиллек һәм милли мәдәни мөхтәриятнең бер -берсе белән тыгыз бәйләнештә эшләве халык өчен бик файдалы булуын әйтте. Элегрәк Сабан туеннан аек көе кайтучыларны күрү гәҗәп тоелган булса, хәзер инде Сабан туенда исерек кешене очрату шаккаттыргыч хәл, диде Җәфәр хаҗи.

Халыкның бәйрәмнәрдә үзен мөселманча тотарга тырышуын дини идарәнең халык бәйрәмнәренә битараф булмавы белән аңлатты Җәфәр-хаҗи. Шуңа күрә ул, мактаулы исемдә дини идарәнең дә, Равил хәзрәт Гайнетдиннең дә өлеше зур булуын әйтте. Шулай итеп, Татарстан читтәге татарларның да спорт өлкәсендә оештыру эшчәнлекләрен һәм уңышларын мактаулы исемнәр белән билгели башлады.
XS
SM
MD
LG