Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида мәчет булырмы?


Бу көннәрдә Русиянең дәүләт Думасы Сочида булачак олимпиа темасын тикшерде.

Барлыгы күпме акча сарыф ителәчәк, олимпия корылмалары төзеләчәк урыннардагы шәхси йортлар ничек һәм нинди шартларда күчереләчәк. Бу хакта көньяк федераль округта президент вәкиле Дмитрий Козак: «Бу яктан кешеләрнең хокуклары бозылмасын өчен барысы да эшләнә. Шул ук вакытта без хөкүмәт мәнфәгатъләрен дә кайгыртырга тиеш», диде. Олимпида төзелешен алып баручы ширкәткә бу төзелешләр өчен бюдҗеттан 46 миллиард акча да бүленеп бирелгән. 180 мең эшче кулы белән 243 бина төзелергә тиеш. Әлегә шулардан бары тик беренчесенә генә нигез салынган.

Ә менә Олимпиа уеннары вакытында Сочи шәһәрендә мәчет булырмы, төзеләчәк биналар исемлегендә ул бармы – бу хакта мәгълүмәтләр юк. Һәм Сочида бу эшләр белән шөгылләнүче Роза ханым Рамазанова инде өметен өзгән. Чөнки рөхсәт документлары инде имзаланып бетте дигәндә генә бер кеше каршы чыкканнан соң, мәчет төзелеше өчен җир бирүдән дә баш тартканнар.Шул ук вакытта Сочи янындагы диңгез эчендә аерым бер утырау эшләп, шул утырауда төрле диннәргә караган храмнар төзү күздә тотыла, дип әйтәләр ди, Роза Рамазанова.

Олимпия уеннары вакытында мәчет булырга тиеш дигән сүзләр дә булган иде. Чөнки бит ярышларга мөселманнар да килә, дигәнгә Роза ханым: « Әйе, ул турыда сөйләделәр. Ләкин алар мәчет түгел, бары тик намаз уку мөмкинлеге бирә торган вакытлы корылма турында гына сүз алып баралар. Олимпия уеннары беткәч, ул корылмалар сүтеп атылачак икән, диде.

«Элегрәк Сочида мәчет булганмы, бу хакта тарихи белешмәләр тапмадыгызмы?» дигәнгә Роза ханым: «Заманында Сочида 7 мәчет булган. Ләкин бу мәгълүмәтләрне расларлык документлар таба алмадык. Чөнки архивлардан ул хактагы язмаларны махсус юк иткән булырга тиешләр», -диде.

Сочида хәзерге вакытта 20 мең мөселман яши, шуларның 5 меңе татарлар икән. Үлем җитем бар, бәйрәмнәр булып тора, ял итәргә килүче мөселманнар да күп. Ләкин безнең дини мөрәсимнәрне башкарырга да, дин кардәшләребезне кирәгенчә кабул итәргә дә мөмкинлекләребез юк. Мин инде 15 ел мәчет салу мәшәкатъләре белән йөрим, әле нәтиҗәсе күренми, ди Роза Рамазанова.
Шулай итеп, бөтен ил белән олимпиа шәһәре - Сочида төзелеш барган бер мәлдә, мөселман мәнфәгатъләрен кайгыртып бер мәчет төзелерме, әле беркем дә бу сорауга җавап бирә алмый.
XS
SM
MD
LG