Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Иран белән яңа сөйләшүләргә әзер


Европа Берлеге Тәһранның атом программасы турында яңа сөйләшүләргә әзер булуын белдерә. Шулай да Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы баш вәкиле Һавиер Солана Брюссельдә хәбәрчеләргә Иранның атом сөйләшүләрендәге баш вәкиле Сәит Җәлили сөйләшүләрне яңартырга теләген сиздермәде диде.
Якшәмбе көнне Иран Солана белән сөйләшүләргә әзер булуын әйткән иде. Бу айда БМО Иминлек Шурасы уран баетуны туктату таләбенә буйсынмаган Тәһранга карата 3-нче чикләүләрен кертте.
XS
SM
MD
LG