Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Мәскәүдә үткән сайлау бәйгесендә АсылъЯр башкарган "Карлыгачлар" җыры 27 җыр арасында соңгы урынны алды.


Якшәмбе кичендә күп кенә татарстанлылар “Русия” каналыннан күзен алмады. Чөнки монда татар эстрадасының яшь җырчысы АсылъЯр «Евровидение-2008» конкурсында Русияне тәкъдим итүчене сайлап алу бәйгесендә катнашты. Әмма кызганыч, быел “Евровидение” конкурсында татар җыры яңгырамаячак. АсылъЯр җиңү яулый алмады.

Узган елның ахырында Камал театрында “Go! Баламишкин” спектакленең премьерасы булган иде. Аның сюжеты “Евровидение” конкурсында татар җырын катнаштыруга корылган иде. Алай гына да түгел, спектакль ахырында без героиняның бәйгедә татар җырын башкаруына шаһит булдык. “Евровидение”ның үзендә үк булмаса да, татар җырчысы — АсылъЯр «Евровидение-2008» бәйгесендә Русияне тәкъдим итүчене сайлап алу чарасында катнашты.

Шулай итеп, татар җырларын халыкчан стильдә башкаручы АсылъЯр Европа конкурсында катнашырга мөмкинлеге булды. Кызганыч, бәйгенең 50 еллык тарихында татар җыры яңгарамаячак. Чөнки бәйгедә катнашкан 27 җырчы арасында аңа иң аз тавыш бирелде. Әмма ничек кенә булмасын, АсылъЯр “Россия” каналыннан татар җырын башкаруга иреште. Бу инде үзе бер казаныш һәм горурлык. Моның белән ул татар җырын Европа дәрәҗәсенә танытуга беренче адымын ясады, ди татар җәмәгатьчелеге.

Дүшәмбе көнне АсылъЯр һәм аның белән бергә чыгыш ясаган “Дорога из города” бию театры Казанга кайтты. Телевизор экраннарыннан күренгәнчә, залда Казан тамашачылары да бар иде. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укучы 15 студент АсылъЯрга теләктәшлек йөзеннән Мәскәүгә барды. Алар залда Татарстан аләмен һәм “Без булдырабыз!” шигарьләрен күтәреп торды.

Якшәмбе кичендә “Россия” телеканалында туры эфирда күрсәтелгән бәйге нәтиҗәләре белән канәгать булмаган тамашачылар да бар. Оренбур өлкәсеннән Казанга кунакка килгән Халидә Өметбаева нәтиҗәләр билгеле булгач, күзгә яшь килде ди.

“Башыннан азагына кадәр карадым мин ул бәйгене. Үзем дә берничә тапкыр тавыш бирдем. Мин АсылъЯр беренче урынны алмаса да, беренче бишлеккә керер дип ышанган идем. Чөнки бик матур җырлады. Миңа бу хәлне күрү минем өчен аяныч булды. Аны җәлләп еладым хәтта. Икенче юлы бәлки уңышлырак булыр, Алла боерса.”

“Евровидение” бәйгесендә быел Русияне менә инде икенче тапкыр Дима Билан тәкъдим итәчәк. Моннан ике ел элек ул бу бәйгедә икенче урынны яулаган иде, быел тагын үз көчен сынап карамакчы ул. Җырчы 24 майда Белградка юл тотачак. Бу калада дөньяның 43 иленнән килгән җырчылар үзара көч сынашачак.


Сезнеңчә, Eurovision бәйгесенә кемне һәм нинди җырны җибәрергә кирәк? Фикерегезне форумда әйтегез!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG