Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульянга Сембер исемен рәсми кайтару тәкъдим ителә


Ульяновск шәһәр меры Сергей Ермаков җирле рәсми басма Ульяновск Сегодня газеты аша халыкка мөрәҗәгать итеп шәһәргә борынгы Симбирск, ягъни Семберне рәсми рәвештә кайтарырга тәкъдим итте.
Ермаков исем алмаштыруга үзенең озак кына каршы торганлыгын, әмма хәзер вакыт җитте дип исәпләвен белдерә.
1924 елда Владимир Ульянов-Ленин вафатыннан соң Ульяновск дип аталганчыга кадәр бу шәһәрнең исеме Симбирск булган.
XS
SM
MD
LG