Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлаудан 5 американ хәрбие һәлак булды


Багдад үзәгендә бомба шартлаудан 5 американ хәрбие һәлак булды, өчәү яраланды. Алар белән бергә булган гыйраклы тәрҗемәче дә яраланды.
Хәрбиләр урам буйлап барганда интихарчы килеп чыгып бомба шартлаткан.
Бүген полиция Диялә виләятендә ике интихарчы һөҗүме нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды, 22 кеше яраланды дип белдерде.
Ул һөҗүмнәрнең берсендә җирле иминлек бүлегенә баручы бер ыру башлыгы да һәлак булган.
XS
SM
MD
LG