Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербиядә хөкүмәт таралды. Косово аркасында


Серб хөкүмәте таралуын игълан итә
Серб хөкүмәте таралуын игълан итә

Дүшәмбедә Сербия хөкүмәте парламентны таратып, вакытыннан алда сайлаулар игълан итергә чакырды. Милләтчеләр һәм Көнбатыш тарафлылар арасындагы каршылык сәбәпле, хөкүмәтнең эше көрчеккә терәлде.


Сербиянең бу хөкүмәте озын гомерле булмас, дип алдан фаразланган иде. Премьер-министр Воислав Коштуница яклы милләтчеләр һәм президент Борис Тадич яклы Көнбатыш тарафдарларыннан төзелгән коалиция Косово дип аталган беренче "чикләвектә" үк "тешен сындырды".

Шимбә көнне Коштуница ни бары 10 ай эшләгән хөкүмәтнең алга таба эшли алмаячагын игълан итте.

"Хөкүмәтнең Косово кебек мөһим мәсьәләдә уртак сәясәте юк, – диде Коштуница. - Уртак сәясәте булмаган хөкүмәт эшли алмый, бу аның ахыры дигән сүз. 11 май җирле сайлау белән бергә вакытыннан алда парламент сайлавын да үткәрү иң дөресе булачак".

Төгәлрәк әйткәндә, фикер каршылыгы Косовоның бәйсезлеге мәсьәләсендә түгел. Сербиянең төп фиркаләре бу мәсьәләдә барысы да бер фикердә – алар Косовоның бәйсезлегенә каршы. Каршылык – Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрне ничек кору мәсьәләсендә.

Коштуница яклы милләтчеләр, Европа Берлеге Косовоны Сербиянең бер өлеше дип танымый торып, аның белән эш итмәскә чакыра.

Тадич яклылар Европа Берлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итергә, бу мәсьәләне Косово мәсьәләсе белән бутамаска өнди.

Май аенда үтәчәк вакытыннан алда сайлау да Сербиянең шушы ике юлның берсен сайлау булачак дип карала.

Берлектә хәзерге вакытта рәислек итүче Словения тышкы эшләр министры Димитрий Рупель, Сербия Европа юлын сайлар дигән өмет белдерде.

"Киләсе сайлауда Европа көчләре җиңер дип өметләнәбез, - диде Рупель. – Моңа ишарәләр бар. Фикер белешүләр, студентлар, зыялылар, яшьләр демонстрациясе. Дөресен генә әйткәндә, безнең серб дусларыбызга Европа Берлегеннән башка юл юк. Алар кая барсын соң?" дигән сорау куя Словения министры.

Сербия милләтчеләренең бу сорауга җавабы әзер – Русиягә таба.

Бер ай элек үткән президент сайлауда Радикал партия җитәкчесе Томислав Николич Тадичка бик аз гына оттырды. Ул сайлау да Сербиянең юлын билгеләр дип көтелгән иде.

Соңгы фикер белешүләргә күрә, вакытыннан алда парламент сайлавы да бик киеренке булачак. Күпчелекне радикаллар да, Европа тарафлылар да алырга мөмкин.

Димәк Сербиядә билгесезлек чоры дәвам итә дигән сүз. Һәрхәлдә 11 майга кадәр.

XS
SM
MD
LG