Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең 6,5 миллиард сумын алыр өчен халыкның активлыгы җитми


Советлар заманнынан калган хуҗалыкны төзәтү кем җилкәсенә төшә?
Советлар заманнынан калган хуҗалыкны төзәтү кем җилкәсенә төшә?

Торак-коммуналь хуҗалыкта реформа башлаучылар бу өлкәдән дәүләтнең китүен һәм анда бизнесның килүен таләп итә.

Күз алдына китерегез, йорт керешләре, лифтлар чиста, анда туалет исе юк, йортның идән астында торбалар череп акмый, су үткәргечләр тыгылмаган, өйләр җылы, кышларын туңдырмый, йорт җирен караучылар, беренче шалтырату белән килеп җитә. Алай гына да түгел, ватылмасын дип, хуҗаларча, йорт тирәләрен гел карап тора.

Күпләр өчен бу хәлләр әкият кебек күренә. Торак-коммунал хуҗалыкта үзгәртеп кору сәясәтен башлаучылар әкияти шартлар вәгъдә итмәсәләр дә, хәзерге хәлнең бераз булса да яхшыруына ышана.
Торак-коммунал хуҗалыкның торышы зур сәясәткә тәэсир итәрлек көчкә әйләнә бара, дип саный белгечләр. Хакимиятләр дә моны аңлый. Русия Президенты сайлаулары алдыннан Русиядә торак-коммунал хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды – Дәүләт Корпорациясе оештырылган иде. Аның капиталлы - ЮКОС ширкәте бурычларыннан җыелган 240 миллиард сумнан тора. Бу акчалар Русия буйлап еллар буе ремонт күрмәгән торак йортларны рәткә китерү һәм тузган торакны бетерү өчен тотылырга тиеш.
Совет заманыннан бирле төзәкләндерү күрмәгән йортларны рәткә китерү өчен Мәскәү Татарстанга 6 ярым миллиард сум бирегә вәгъдә итә. Әмма бу эшнең нәтиҗәсе булсын өчен, күп катлы йортларда яшәүче гади кешеләрнең торак миллекчеләре җәмгыятьләренә берләшеп, түләгән акчаларны контрольдә тотырга өйрәнәргә тиеш, ди белгечләр.

Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү дәүләт фонды вәкиле, җәмәгатьчелек белән элемтәдә тору идарәсенең киңәшчесе Шамил Вәлиев бу эшнең асылын болай аңлатты:
“Торак хуҗалары өчен түләүләр шул ук калачак, яки артачак. Әмма алар бу акчаларның ничек тотылганын контрольдә тота алачак. Ремонт өчен берелгән һәр федераль рубльгә, 50 тиен республика акчасы, тагын 5 тиен – торак хуҗаларыннан үзләреннән чыгарга тиеш. Гади кеше өчен бу зур акча түгел. Әйтик, Хрущев заманында төзелгән 5 катлы йортны ремонтларга уртача 3 миллион сум кирәк булса, аннан кеше башына төшкән түләү аена 100 сум тирәсе генә була. Ул вакытта бу йортларга 70 еллардан бирле күрелмәгән капиталь төзәтү ясалачак.”
Торак миллекчеләре берләшмәләрен төзү эше Татарстанда берничә ел бара, әмма әле һаман да шушы федераль программаның таләпләренә җәвап бирерлек дәрәҗәдә түгел икән. Капиталь ремонт программына акчалар килсен өчен, бөтен булган күп катлы йортларның 5% нда шушы торак милекчеләре берләшмәләре булырга тиеш. Ә Татарстанда аларның саны җитәрлек түгел. Фондның рәсми кәгазьләрендә әйтелгәнчә, Татарстанда бар 45 муниципаль берәмлек шушы федераль фонд акчаларына дәгъвә итә. Аларның бары 16сы гына шушы грант таләпләренә җавап бирә.

Казан каласында, Әтнә, Биектау, Чүпрәле һәм тагын берничә районда миллекчеләр берләшмәләре таләп ителгән санга җитми, бу районнардагы тарифлар үтә күренмәле түгел, дип хәбәр ителә. Казанда һәм гомумән Татарстанда хакимиятләр бу мәсьәләдә торак-коммуналь хуҗалыкта эшләүчеләрне ашыктыра, тиешле вакытка бу эшне бетерергә кирәк, дип басым ясый. Башкача бу 6 ярым миллиард сум Татарстанга якын арада эләкмәячәк.

Беренчеләрдән булып бу грант акчасын Челәбе өлкәсе ала алган. Ә Мәскәү бу акчалардан баш тарта, торак-коммуналь хуҗалыкта реформа үткәрергә теләми икән.
XS
SM
MD
LG