Accessibility links

Тайланд мәхкамәсе корал сатучы урысны акча өчен иреккә чыгарырга теләми


Баңкок мәхкамәсе рөхсәтсез корал сәүдәсендә шикләнелүче Русия ватандашы Виктор Бутның ышаныч акчасы калдырып тору хисабына иреккә чыгу мөрәҗәгатен, Бут Таиландтан китәргә мөмкин дип кире какты.
Бут узган атнада АКШ җитәкчелегендәге операциянең бер өлеше буларак Тайландта тоткарланып зинданга ябылды.
Элекке Советлар Берлеге һава көчләре офицеры Бут Колумбиядәге бер сулчы гыйсьянчы төркемгә рөхсәтсез ракеталар һәм ракетааткычлар сату турында килешүдә гаепләнә.
Кушма Штаталар Колумбия кораллы инкыйлап көчләрен террорчы оешма дип саный.
XS
SM
MD
LG