Accessibility links

Тыелган китап: яндырыргамы, калдырыргамы?


Вәлиулла Ягъкуп: Гади мөселманнарга тенту килсә, алар нишләр?
Вәлиулла Ягъкуп: Гади мөселманнарга тенту килсә, алар нишләр?

Муллалар инде кулларында тоткан “экстремистик” дип саналучы әдәбиятне бүген кая куярга белми аптырый. "Яндырсаң кызганыч, яндырмасаң куркыныч", ди алар.


Билгеле булганча, 2007 елда Русиядә егермедән артык мөселман китабы тыелды. Моңарчы муллаларны мөселман китапларын "экстремистик" дип бәяләү үзе борчыса, бүген инде алар кулларында тоткан “экстремистик” дип саналган әдәбиятне кая куярга белми аптырый.

Татар мабугаты үәм мөфтият хәзер прокуратураның “яндырырга” дигән киңәше хакында бәхәсләшә. Татарстан Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуп: "Тыелган ислам китаплары исемлеге Русиянең хокукый киңлекләрендә чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде, әмма тыю тәртибе әле булдырылмаган иде. Безнең хатка да яндырып була дип җавап килде ", - ди.

Федераль теркәү хезмәте 2007 ел ахырында мәхкамәләр тарафыннан тыелган китаплар исемлеген яңарткан иде. Хәзер ул исемлеккә 79 басма керә. Алар арасында ислам юнәлешендәге китаплар да күп. Әйтик, Оренбур өлкәсе Богырыслан шәһәрендәге мәхкәмә берьюлы 17 ислами китапны тыйган. «Узган елны Мәскәү мәхкәмәсендә төрек авторы Сәет Бәдуиззаман Нурси тыелды. Аның китаплары халыкта аз иде. Ә менә Богырысланда исә бик күп чыгарылган, киң таралган китаплар тыелды», - дип сөйли Вәлиулла Ягъкуб.

Казанда узган айда тупланган Русия мөфтиләре шурасы “Дини әдәбиятне тыю – Русия ватандашлары өчен хәвефле ишарә, без аны элеккеге цензура һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул итәбез”, дип белдерде. Тик “поезд киткән” инде, адвокатлар да әлегә кадәр китапларны кире тыюдан ала алмаган. Бу вәзгыяттә гадәти мөселманнар ни эшли ала? Тентүләр, утыртулардан аларны нәрсә саклый ала?

“Азатлык” радиосы тыңлаучылары Казандагы бюрога шалтырата. Исемен әйтергә теләмәгән бер имам: “Кулымда берничә дистә китап тотам. Яндырырга да кызганыч, юкка чыгармасак та куркыныч”, - дип зарлана.

Шул ук вакытта аның тормыш тәҗрибәсе дә бар: утызынчы елларда дини китаплар тыелган булган. Яңа килеп туган вәзгыяттә вөҗдан иреген саклап та калырга, мәхәлләне дә яшәтергә кирәк. Шулай ук яшь мөселманнарны бу “тыелган китапларны таптык” дигән сылтау белән кабаттан утырту агымы башланмасмы?

Вәлиулла Ягъкубның китапларны ягу турындагы фикеренә каршы “Ватаным Татарстан” газетасында узган атнада Рәшит Минһаҗ Татарстан депутаты Разил Вәлиев, сәясәтче Рафаил Хәкимов фикерләрен бастырган иде. Тыю да, яндырырга чакыру да аларда элеккеге цензураны һәм киң колачлы фикер кизүе торгызылу дип кабул ителә.

Рәшит Минһаҗ исә “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә: “Эшләр болайга китсә, репрессияләр дә башланырга мөмкин”, - ди.

Татарстан Диния назәрәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуп: “Безнең мөселманнар барысы да депутат та түгел. Алар канун каршында җаваплы. Бәлки журналистларны тентү булмас. Ә менә гади мөселманнарга тентү килсә, алар нишләр? Аеруча яшь мөселманнарның шундый проблемалары туарга мөмкин. Шуңа күрә без канунны бозмыйча чишелеш эзлибез. Без җаваплы бит. Ә менә кемдер китапларны яндыруга каршы икән, бу аның эше. Без исә бүгенге вәзгыяттә үз имамнарыбызның иминлеге өчен аларны кисәтеп куйдык: тыелган китапларны кул астында тоту тыела.”

- Бераздан бу китапларга рөхсәт булыр дип өмет итүчеләр бар...

- Рөхсәтне мин бирмим, тыймыйм да. Бу хокукый кыр эше. Ә безнең эш – үз имамнарыбызның иминлеген, ә мөфтилектә исә кануни тормыш тәэмин итү. Без тыелган оешма түгел, - ди Вәлиулла хәзрәт.

Бүген Рәшит Минһаҗ исә “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә: “Эшләр болайга китсә, репрессияләр дә башланырга мөмкин”, - ди. Шул ук вакытта ул, тыелган китапларны Казандагы милли китапханәгә махсус саклауга тапшырырга да мөмкин дип саный. “Тик бу авылдагы мөселманнар өчен кыйммәткә төшәргә мөмкин. Китапларны Казанга җибәрү ул өстәмә чыгым дигән сүз.”

Рәшит Минһаҗ, китапларны тыю вакытлы чара гына булгандыр дип уйлый. “Кайбер мәдрәсәләрне, төрек уку йортларын тыю өчен”, дигән фараз белдерә ул.


Сез ничек уйлыйсыз, Русия мәхкәмәләре тыйган мөселман китапларын яндыру максатка ярашлымы? Аларны яндырмау китап хуҗаларына зыян салмасмы? Фикерегезне форумда әйтегез!
XS
SM
MD
LG