Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дипломаты Әрмәнстанда оппозициягә каршы чараларны хөкем итә


АКШның күптән түгел Әрмәнстанда булган бер югары дипломаты Әрмәнстан хөкүмәтенең узган айдагы президент сайлавыннан соң башланган протест чараларын көч белән бастыруын хөкем итеп чыкты.
Дәүләт секретаре ярдамчесенең урынбасары Матью Брыза Ассошиейтед Пресс агентлыгына 8 кешенең үлеменә китергән ул көч куллануны үкенечле дип атады һәм хөкүмәт көчләренең реакциясе артык каты һәм рәхимсез булды диде.
Брыза шулай ук бәйсез матбугатны чикләүләргә борчылу белдереп гадәттән тыш вәзгыять тәртибен бетерергә һәм оппозиция җитәкчеләрен кулга алуларны туктатырга чакырды.
XS
SM
MD
LG