Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Казан 2013 елгы жәйге универсиаданы үткәрергә дәгъвалаучы шәһәр булды


Казан 2013 елгы жәйге универсиаданы үткәрергә дәгъвалаучы шәһәр

Казан 2013 елгы жәйге универсиаданы үткәрергә дәгъвалаучы шәһәр

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Брүссел шәһәренә сәфәр ясады. Анда 10 март көнне FISU -Халыкара университет спорты федерациясе башкарма комитетына Казанны таныту китабы тәкъдим ителде.

Бу чарадан соң Казан рәсми рәвештә 2013 елгы жәйге универсиаданы үткәрергә дәгъвалаучы нәмзәт шәһәр булды.

Татарстан башкаласы белән бергә бу универсиаданы Польшаның Познан, Көньяк Кореяның Гваң Җу, Испаниянең Мурсия һәм Виго, Канаданың Эдмонтон һәм Квебек шәһәрләре дәгъвалый. FISU - Халыкара университет спорты федерациясе башкарма комитеты регламенты буенча гаризалар 15 мартка кадәр кабул ителә.

2013 елда Универсиада үткәреләчәк шәһәр исә 31 май көнне билгеләнәчәк.

XS
SM
MD
LG