Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

БМОның ашыгыч ярдәм оешмалары дөньяда азык-төлек бәяләре үсүгә борчылу белдерде. Югары бәяләр, берьяктан, ярдәм итү мөмкинлеген киметә, икенче яктан, миллионлаган кешене ачлык хәленә китерә.


Берләшкән Милләтләрнең Азык-төлек програмы дип аталган ярдәм оешмасы белдерүенчә, дөньяда он, үсемлек мае кебек көнкүреш тавар бәяләре соңгы 9 айда 40%-ка арткан.

Нәтиҗәдә, ачларга ярдәм итү белән шөгыльләнгән бу оешма үзе дә авыр хәлдә калган.

Римда урнашкан оешманың бюджетында ярдәм эшләренә быел $2.9 миллиард акча каралган булган. Ләкин, ул гына җитми икән, ашыгыч рәвештә тагын ярты миллиард табырга кирәк, ди оешма вәкиле Робин Лодж:

"Булган чыгымнарны каплау өчен генә, ә без 78 илдә 73 миллион кешене ашатырга тиеш, - ди Лодж, - менә шуның өчен генә дә безгә тагын өстәмә ярты миллиард доллар кирәк".

Оешма өстәмә акчаны БМО чыгымнарын каплаучы хөкүмәтләрдән алырга җыена.

Ул арада, дөньяда миллионлаган кеше, ашарына сатып алырга акчасы җитмәү сәбәпле, ачлык хәлендә. Мисал өчен, Әфганстанда.

"Гыйнвар ахырында президент Карзай өстәмә 2.5 миллион кешегә ярдәм итү өчен $77 миллион сорады,- ди Лодж. - Бу ягулык бәяләре арту нәтиҗәсендә барлыкка килгән, яңа ачлар".

Беренче карашка, ХХI гасырда, ачлык турында сөйләү, урынсыз. Табигый казалар, корылык булмаса, ашарга җитергә тиеш, сыман.

Гомүмән алганда, дөньяда азык-төлек чынлап та җитәрлек. Бәяләр үсү сәбәпләренең берсе – биоягулык сәнәгатенең үсеше, азык-төлек белән ягулык арасында үзенә күрә ярыш бара.

Тагын бер сәбәп – тәрәккыять итүче илләрдә таләп арту. "Мисал өчен, Һиндстан, Кытайда күбрәк кеше ит ашый башлады, - ди Лодж. - Ит ашаучылар арткач, мал ашатырга да күбрәк кирәк. Нәтиҗәдә, кешегә дигән ашлыкның бер өлеше малга китә".

Берләшкән Милләтләр Оешмасы бар дөнья буйлап хөкүмәтләрне авыл хуҗалыгына күбрәк акча бирергә, яңа технологияләр кертергә, өндәде.

Ләкин, азык-төлеккә таләпләр арткан саен, аның бәясе да арта гына барыр сыман.

XS
SM
MD
LG