Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

АКШ дәүләт департаменты 2007 елда дөньяның 190-нан артык илендә кеше хокуклары торышына бәя бирүче еллык хисабын игълан итте.

Анда АКШ хөкүмәте 2007 елда хакимият бик аз кешеләр кулында тупланган илләрдәге кеше хокуклары проблемаларын ассызыклый. Шулар арасында иң зур проблема буларак Русия күрсәтелә. Шундый ук илләр рәтенә Кытай, Пакстан, Төньяк Корея һәм Сүрия дә керә. Әмма Русиягә аеруча игътибар бирелә.

Дәүләт Департаменты Русия хөкүмәтенең халыктан бәйсезлеге артуы, үз гамәлләре өчен халык алдында җаваплылыгы кимүе турында әйтә.

Хисапта хакимиятнең президент кулына туплануы, парламентның көчсезләнеп президентның һәр гамәленә риза булып торуы, коррупция турында, кануннарның сайлап кына кулланылуы турында язылган.

Бу документны АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән бергә тәкъдим иткән дәүләт секретаре ярдамчесе вазыйфаларын башкаручы Джонатан Фаррар "кеше хокуклары кимегән илләргә тагын бер ачык мисал – Русия. Анда барлык хакимиятнең башкарма хакимият кулына гына туплануы, Дәүләт Думасының һәрнәрсәгә риза булып торуы, коррупция, кануннарны сайлап кына куллану, хөкүмәттән тыш оешмаларны теркәү кыенлыклары, кайбер шундый оешмаларны эзәрлекләүләр, матбугатны чикләүләр хакимиятләрнең халык алдында җавап тотуын бетерүгә өлеш кертте," - диде.

Хисапта шулай ук ватандашлар җәмгыятен алга сөрүче хөкүмәттән тыш оешмалар алдындагы киртәләр, илдәге төп киңкүләм мәгълүмат чараларының хөкүмәт кулында булуы, журналистларны үтерүчеләрнең тотылмавы да дәлилләр белән сүрәтләнә.

Татарстан белән Башкортстан да телгә алына

Хисапның Русиягә караган 110 битлек шул өлешендә Татартсан белән Башкортстан да берничә мәртәбә телгә алына.

Элекке еллар хисапларындагы кебек үк Мормоннар Чиркәвенең, 1998 елдан бирле күп мәртәбә тырышып караса да, Казанда җирле бүлекчәсен теркәүгә ирешә алмавы әйтелә.

2007 ел дәвамында Башкортстанда кеше хокукларын яклаучы хөкүмәттән тыш оешмаларга һәм активистларга басымның дәвам итүенә борчылу белдерелә. 2007 елның апрелендә Уфада Халыкара Стандард исемле хөкүмәттән тыш оешма вәкиленең билгесез кеше тарафыннан кыйналуы мисал итеп китерелә. Бу очракның милициядә һәм хастаханәдә теркәлүенә карамастан, тикшерү эше ачылмаган. 2006 елда дәүләт теркәү хезмәте читтән матди ярдам алып эшләүче Халыкара Стандард оешмасын техник җитешсезлекләр сылтавы белән эшчәнлеген 1 айга туктатып торырга мәҗбүр иткән. Оешма үзенең низамнамәсен үзгәртеп яңадан теркәлергә мәҗбүр булган, бу яңалыклар нәтиҗәсендә читтән ярдам нык кимегән.

Хисапта "Кеше хокуклары активисты Евгений Басыйров быел мәхкамәдә икенче бер хокук яклаучы Николай Гусакны яклап чыгыш ясаган өчен кулга алынудан качып Русиядән китәргә мәҗбүр булды," - диелә. Гусак ел дәвамында сүз белән рәнҗетүләрдә 3 мәртәбә гаепләнеп 15 көннән алып бер айгача төрмә җәзаларына хөкем ителгән. Башкорстанның Туймазы төрмәсендә бүлмәдәшләре тарафыннан каты кыйналган.

Бу документта шулай ук Башкортстан хакимиятләренең яңа паспорт сорап мөрәҗәгат итүчеләрдән үзләренең нинди милләттән булуларын белдерүне таләп итүе телгә алына. Бу конституциянең кешеләрне үз милләтләрен белдерергә мәҗбүр итүне тыючы матдәсенә каршы килә диелә.

Дини эзәрлекләүләр

Хисапның күп кенә урыннарында Русиядә мөселманнарны эзәрлекләү очракларына игътибар бирелә. "Еш кына дини эзәрлекләү белән милли эзәрлекләүне бер-береннән аеру кыен булса да, мөселманнар белән яһүдләргә карата алфикер һәм эзәрлекләүләр дәвам итте," - диелә. Кеше хокуклары белгечләре расист пропаганданың һәм расизм нигезендәге көч куллануның канун белән тыелуын әйтсә дә, хокук саклау оешмаларындагы кайбер уңай үзгәрешләргә карамастан, бу канун еш кына үтәлми кала.

Федераль хөкүмәт террорчы оешма дип санап бары бер оешманы гына, Һизб ут-Таһрирны гыта тыйган булса да, иминлек хезмәтләренең, шул исәптән Федераль иминлек хезмәтенең кайбер башка мөселман оешмалары җитәкчеләрен дә иминлеккә куркыныч дип санап эш итүе әйтелә.

Хакимиятләрнең Сочи мөселманнарына мәчет төзүне рөхсәт итмәве дә АКШ дәүләт департаменты хисабына эләккән.

Русия армиясендә православ йолаларның оештырылуы, хәтта кай очракларда протестант дин әһелләренә армиядә эшчәнлек рөхсәт ителү сүрәтендә мөселман йолаларының рөхсәт ителмәвенә, мөселман солдатларга намаз уку мөмкинлеге бирелмәүгә, аларны дуңгыз ите белән ашатуга борчылу белдерелә. Шулай ук кайбер мөселман солдатлар башка салдатларның аларны мөселман булган өчен рәнҗетүенә зарланган.

Дәүләт департаменты хисабында былтыр Чиләбе һәм Кургандагы мөселман каберлекләренә карата вәхшилекләр, 2006-ның декабрендә 2 такырбашның Ярослау мәчетенә яндыргыч шешә аткан, нацист тамгалар төшергән өчен шартлы җәза гына алуы да Русиядә мөселманнарга карата мөнәсәбәтне сүрәтләүче мисал буларак китерелә.

XS
SM
MD
LG