Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә өлкә мохтарияте утырышы узды


Дәүләт Думасы милли-мәдәни мохтарият турындагы канунга 5 ел эчендә генә 4 үзгәреш керткән.

Иң мөһиме – чираттан тыш корылтайга әзерлек турында сөйләшү. Устав буенча чираттагы корылтай 2012нче елда булырга тиеш иде. Автономия рәисе Рәмис Сафинның Казанда эшкә урнашуы аркасында, аның урынына вакытлыча билгеләнгән Фәрит Әюповның рәислеген канунилаштыру өчен, Корылтай гыйнварга билгеләнгән иде.

Ул төрле сәбәпләр аркасында кичектерелеп килде. Бу утырышта ул хәзер 24нче апрельгә билгеләнде. Булачак корылтайда байтак башка мәсьәьләләр дә каралачак. Уставны үзгәртү, мәсәлән. Дәүләт Думасы милли-мәдәни мохтарият турындагы канунга 5 ел эчендә генә 4 үзгәреш керткән – хәзер инде алар өлкә мохтарият уставында да чагылыш табарга тиеш.
Эчке үзгәрешләр дә кирәк. Мәсәлән, рәис сайлау өчен генә Корылтай җыю бик мәшәкатьле, югыйсә Башкарма комитет карары да җитәр иде. Шул ук вакытта бу Комитетны да әгъзалары саны ягыннан тарайтырга, Корылтай делегатлары санын да киметергә кирәк, диде рәис урынбасары Рифкать Әхмәдуллов.
Элекке Уставта өлкә үзәге районнары автономияләре дә каралган иде. Моның да мәгънәсе юк икән. Аларны бетерергә карар кылынды. Ә Ленин районы автономиясе рәисе Котдус Мөхәммәтшинны рәис урынбасары итеп билгеләргә һәм аңа районнар башлыклары белән элемтә тоту вазифасын йөкләргә.
Икенче мәсьәлә – Татар мәдәни үзәге өчен җимерек хәлдә 3 ел элек 20 елга арендага бирелгән “Октябрь” кинотеатры бинасын торгызу эшләре барышы. Моның өчен байтак акча тупланган: Татарстан 4 миллион биргән, “Ак барс” банкының җирле филиалы җитәкчесе Нурия Мәҗитова – 100 мең, күренекле меценат, Сарытауда яшәүче Кулаткы егете Эдуард Ганиев – 80 мең, “Сембер” исемле малтабарлар берлеге әгъзалары – 20-шәр мең… Ремонт эшләрен алып баручы прораб исә ремонт барышы хәлләре белән таныштырды.
Бу бинаны сафка бастыруның файдасына шик белдерүче сораулар да булды. Әнә чуашларның Мәдәни үзәкләре дә, биналары да юк, ә ике менә дигән ансамбльләре “Руслан” дигән мәдәният сараенда гөрләп эшлиләр. Үз биналары булмаса да. Ә безнең исә Мәдәни үзәк тә бар, ә үзешчән коллективлар гына юк. Бу бинасафка басса үзешчән коллектив туплауда аның файдасы булырмы соң? Тагын бер сорау. Бина арендага 20 елга гына бирелгән. 3 ел узды. 17 елдан соң ул кем кулына күчәр? Безнең миллионнар кемгә хезмәт итәр? Бу сорауларга анык җавап булмады. Көн тәртибенә куелган башка мәсьәләләр әллә ни вакыт таләп итмәделәр. Нижгарда узачак Мишәрләр корылтаена 4 делегат билгеләнде. Бөтендөнья Татар конгрессының мәктәп программаларыннан “региональ компонент”ны алып ыргытуга каршы мөрәҗәгате үрнәгендә, Президент исеменә Ульян автономиясе дә шундый ук эчтәлекле хат җибәрергә булды.
Ноябрь аенда узачак Ульян өлкәсе халыклары корылтаена әзерлек чаралары турында да сүз булды. Март аенда планга куелган чаралар турында мәгълүмат бирелде. 2009-елда Федераль Сабантуйның Сембердә узачагыннан чыгып, быелгы Сабантуйны генераль репетиция сыйфатында оештыру кирәклеге турында да тәфсилләбрәк сөйләштеләр. Бәйрәмне ат чабышыннан башлау кирәклеген ассызыклап, аны моңа кадәр сабантуйлар уздырылып килгән Җиңү паркы белән янәшәдә генә урнашкан ипподромда оештырырга килешенде.
Утырышка “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов та килгән иде. Кол Гали һәйкәле өчен өлкә башлыгы Сергей Морозов ифрат та яхшы урын тәгаенләгәч, эш акча мәсьәләсендә генә калды. Шәүкәт әфәнде Автономия исеменнән һәр бизнесмен-малтабарларга акча сорап мөрәҗәгать итүне сорады. Ләкин автономия рәисе, ул ук “Сембер” исемле малтабарлар берлеге җитәкчесе Фәрит Әюпов:
“Эш башлагансыз икән, үзегез хәстәрләгез, ә безнең өстә - “Октябрь” кинотеатры бинасын аякка бастыру”, - диде.
Шәүкәт фикеренчә исә, “Октябрь” кинотеатры бинасы вакытлыча гына бирелгән, һәм шул вакыт эчендә дә аны ничек кулланасың бит әле. Ә һәйкәл – мәңгелек, халыкның тарихи аңын саклаучы, горурлык хисе аша рухи тәрбия коралы.
XS
SM
MD
LG