Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Үзәк хәрби идарәсе башлыгы вазыйфасыннан китә


АКШның Гыйрак белән Әфганстандагы хәрби чаралар өчен җаваплы хәрби идарәсе башлыгы адмирал Уильям Феллон вазыйфасыннан китүен белдерде.
Узган атнада Esquire журналы Феллонның Джордж Буш идарәсен Иран белән сугышмаска өндәве турында язып чыккан иде.
Ак Йорт сүзчесе Дана Перино Буш идарәсендә берәү дә Иранга карата дипломатик мөнәсәбәттән башка нәрсә турында уйламый дип Феллонның Буш белән килешә алмау сәбәпле китәргә мәҗбүр ителүе турындагы фаразларны кире какты.
Саклану министры Роберт Гейтс Феллонның Буш идарәсе белән Иран мәсьәләсендә килешә алмавы турында ялгыш аңлау булган, әмма Феллон дөрес карар иткән дип исәпләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG