Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:02

«Тавыш» оешмасы сайлауда хәрәмләшүләр булуын җиткерде


“Тавыш” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары Герман Алеткин

“Тавыш” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары Герман Алеткин

Сайлаучыларның хокукларын яклау «Тавыш» (“Голос”) оешмасы Казанда 2 мартта узган Русия президенты сайлауларына нәтиҗә ясады һәм күп кенә төбәкләрдә сайлаулар вакытында хәрәмләшүләр булганын җиткерде.

“Тавыш”ның Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары Герман Алеткин белдерүенчә, аларның оешмасы Русиянең 31 төбәгендә сайлауларда күзәтүләр алып барган һәм анда мең ярым кеше җәлеп ителгән. Казанда исә барлыгы 110 җирле сайлау бүлегендә һәм 7 төбәк сайлау бүлегендә 10 күзәтүче эшләгән.

«Безнең вәкилләр оешмабызның «Гражданский голос» гәзите хәбәрчеләре буларак күзәтү алып барды. Чөнки бу сайлауларда инде җәмәгать күзәтүчеләре катнаша алмады, бу кануни тыелды. Әмма мәгълүмат чарасы хәбәрчесе буларак күзәтү безнең өчен икеләтә файдалы булды, чөнки без журналистларга сайлау урыннарында нинди караш булуын да ачыклый алдык. Безнең күп кенә вәкилләребезне тавыш санаганда кертмәделәр, протоколларны бирмәделәр һәм сайлау барышын күзәткәндә куып чыгардылар», диде Герман Алеткин.

Аның әйтүенчә, аларның вәкилен Казандагы Вахитов районы төбәк сайлау бүлегенә кертмәгәннәр һәм ул ишек төбендә 2 сәгать басып торган. Әлеге комиссиянең рәисе белән сөйләшүләр алып барылса да, нәтиҗәсе булмаган. Һәм бу хәл үзе үк әлеге төбәк сайлау бүлегендә хәрәмләшүләр булган дигән фаразлауга китерә.

«Минем өчен үзәк сайлау комиссиясе дә, канун да боерык түгел, барыбер кертмиячәкмен дигән сайлау комиссиясе рәисе”, диде Алеткин. Шулай ук ул техник яктан күп кимчелекләр булуын әйтте. Әмма шушы техник кимчелекләр артында нәкъ канун бозу ятарга мөмкинлегенә басым ясады ул.

Читтә сайларга мөмкинлек бирә торган таныклык белән сайлаучылар иң күбе Мари Иле республикасының җирле сайлау бүлекләрендә күзәтелгәне әйтелде. Барлыгы – 10%, Иркутскида бу сан – 9% , Казанда – 7%, Екатеринбургта - 4,5% булган.

Моннан тыш “Тавыш” ассоциациясе белдерүенчә, Русия төбәкләренең 70% төбәк сайлау бүлекләрендә хакимият вәкилләре үзләре килеп карап торган. Казанда сайлауларда аеруча хакимият ресурсының шактый кулланылуы күзәтелгән. Мисал өчен кануни булмаса да, Татарстан башкаласындагы барлыгы 7 төбәк сайлау бүлегенең 6сы район хакимияте бинасында урнашкан булган. Моннан тыш, сайлау бүлекләренә 5-7 чиновник килеп тикшереп торган.

Шулай ук 4 төбәк сайлау бүлегендә шикаятьләр кабул ителмәгән, ә Мәскәү районы сайлау комиссиясендә протоколларны киредән күчереп язу күзәтелгән.

Герман Алеткин әйтүенчә, “Тавыш” ул иҗтимагый оешма һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать итергә хокуклы түгел. Әмма алар барлык дәгъваларны Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә җиткергәннәр.

XS
SM
MD
LG