Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларустагы АКШ илчесе Вашингтонга кайтып китте


Беларустагы АКШ илчесе Вашингтонның икътисадый чикләвенә бәйле каршылык барышында Вашингтонга китте. Илчелекнең интернеттагы сәхифәсендә илче Карен Стюартның Беларустан киткәнлеге раслана. Әмма аның кайчан кире кайтачагы әйтелми. Узган атнада Беларус үзенең Вашингтондагы илчесен чакыртып алды һәм АКШ илчесенә дә Минскидан китәргә кушты.
Беларус тышкы эшләр министрлыгы бу адымның дәүләт карамагындагы Белнефтехим ширкәтенә Вашингтонның яңа чикләүләр кертүенә җавап булганлыгын белдерде.
XS
SM
MD
LG