Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә иҗтимагый тормыш? Интернетта!


Ябылган университет студентлары янгын сүндерү тамашасы күрсәтә
Ябылган университет студентлары янгын сүндерү тамашасы күрсәтә

Питербурда Европа университеты ябылган. Янгын куркынычы сылтавы белән. Чын сәбәп - аның хөкүмәттән бәйсез булуы, ди тәнкыйтьчеләр. Профессорлар һәм студентлар интернетта көрәшә. (ВИДЕО)


Европа университеты Питербурда иң абруйлы уку йортларның берсе санала. Интернет сәхифәсендә әйтелгәнчә, ул 1994 елда оешкан, социаль һәм һуманитар өлкәдә өстәмә белем бирүче аспирантура рәвешендәге тикшеренү үзәге.

Профессорлар һәм студентлар уку йортын саклап калу өчен интернетта каршылык чарасы башлаган.

Бүлмәне мөһерләп була, мине мөһерләп булмый

"Безгә хәзер чынлап та кыен, лицензия туңдырылган, бүлмәләр мөһерләнгән, - Владимир Гельман, сәяси фәннәр һәм социология профессоры. - Ләкин университет ул мөһерле кәгазь, укыту бүлмәсе генә түгел, беренче чиратта гыйльми җәмәгатьчелек. Бүлмәләрне мөһерләп була, миләрне мөһерләп булмый".

Гельманның бу чыгышы һәм башка каршылык чаралары интернетта урнаштырылган, шул университет профессоры Илья Утехин блогында.

"Интернет кешеләрнең оешу урынына әйләнде. Студентлар, абитуриентлар берләшмәсе оешты. Алар интернетта җәмгыять төзеп, шунда аралаша башлады" ди Илья Утехин.

Рәсмиләр уку йортын ябу өчен төп сәбәп итеп анда янгын чыгу куркынычын китергән. "Иң гәҗәеп сәбәп: имеш без чыгыш юлында бормалы баскыч урнаштырганбыз икән, - ди университетның ректоры Борис Вахтин. - Бу баскыч исә 1881 елда төзелгән".

Ябу сәбәпләре төгәл мәгълүм түгел
Ябылган университет бинасы

Берәүләр әйтүенә караганда, рәсмиләр шәһәр уртасында урнашкан XXIX гасырда төзелгән бинаны үз кулына төшерергә тели.

Башкалар, ябылуның сәбәбен сәясәт, аның Британия һәм Америка университетлары белән тыгыз элемтәдә булуы белән аңлата.

Иҗтимагый тормыш интернетка күчә

Ничек кенә булмасын, дәүләт телевидениесе мондый вакыйгаларга ләм-мим. Нәтиҗәдә Русиядә иҗтимагый тормыш интернетка күчә бара.

2006 елда интернет җәмәгатьчелеге Алтай губернаторы белән бәрелешкән өчен төрмәгә утыртылган йөртүчене коткарды.

Күптән түгел, шул ук җәмәгатьчек, интернетта тавыш куптарып, Таруса каласында гаепсезгә ябылган хастаханәне ачтыра алган.

Русиядә интернет куллану дәрәҗәсе әлегә түбән, 20% чамасы гына. Шуңа да карамастан, бу мисаллар аның шактый куәтле була алуын күрсәтә.

Cтудентларның каршылык чарасы. "Янгын куркынычы" сәбәбеннән көлү тамашасы. Илья Утехин видеосы.

XS
SM
MD
LG