Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-гарәп дуслыгы бәйрәме узды


Гарәп теле һәм мәдәнияте бәйрәменә шәкертләр гарәп киемнәрен дә киеп килгән иде.
Гарәп теле һәм мәдәнияте бәйрәменә шәкертләр гарәп киемнәрен дә киеп килгән иде.

Чәршәмбе көнне Русия Ислам университетында гарәп теле һәм мәдәнияте бәйрәме узды. Аның кысаларында милли тәгамнәр, киемнәр, җырлар бәйгесе узды.

Чәршәмбе көнне Русия Ислам университетында гарәп теле һәм мәдәнияте бәйрәме узды. Аның кысаларында милли тәгамнәр, киемнәр, җырлар бәйгесе узды. Чара кысаларында кунаклар һәм шәкертләр бергәләп намаз укыды, концерт куйды. Казан университетларында гарәп телен укытучы остазлар да бәйрәмдә жюри сыйфатында катнашкан. Бәйрәмдә булучылар татар белән гарәп теле һәм мәдәнияте арасында шактый уртаклыклар күрә. Бу бергәлек икътисади файда да китерә ала, дип уйлый алар.

“Вәҗиб” булган дуслык

Менә Мостафа Фәхретдинов Сембер шәһәренең Варапай бистәсендә үк гарәп телен өйрәнә башлаган. Тирәнтенрәк өйрәнер өчен Казанга Русия ислам университетына килгән. Ул гарәп мәдәнияте һәм теле бәйрәмендә теләп катнаша. Шул макстаттан аларның милли киемнәрен дә киеп куйган. “Без үз шәһәребездә дә гарәп телен өйрәндек. Бу тел, бу мәдәният татар халкы өчен бик кирәк”, - ди.

Ә шәкерт Рамазан Хәмидуллин, Әгерҗе районы данлыклы җәдитче мәдрәсә булган Иж-Буби авылыннан. Ул төрки-татар кавеме белән гарәпләр арасындагы хезмәттәшлекне “вәҗиб” дип саный. Рамазан бу дуслыкны берьяклы гына булмас, дип өметләнә. Әлегә исә, гарәпләр татарны түгел, татарлар гарәпне күберәк өйрәнә, ди.

“Монда без чын мәдәни атмосфера тудырдык. Уку бер әйбер, ә кул белән тотып, татып карау – икенче эш. Бәлки бер гарәп университетында да татар бәлешләре пешереп менә шулай бәйрәм дә ясарлар. Әлегә исә татар халкы өчен гарәп мәдәниятен өйрәнү бик мөһим. Ул безнең тарихи асылыбызны кайтаруга тиң”, - ди Рамазан.

Хөрмәт символы

Рамазан Хәмидуллин бу көннәрдә Татарстан президентының гарәп илләрендә булуын да белә. Ул Татарстан мөселман илләре белән хезмәттәшлек итәргә тиеш дип саный. “Гарәп илләре белән генә димим, төрки илләр дә, Европадагы мөселман илләре, әйтик Албания белән дә дуслашырга кирәк. Бу дуслык һәм хезмәттәшлек бер-беребезне баета гына”, - ди.

Миңтимер Шәймиев бу юлы Согуд Гарәбстанында Фәйсал патша бүләген алучыларның җыелышына барды. Анда әлеге бүләкне алучыларны барысын бергә җыеп котладылар. Бүләк бирелүне шәкерт Рамазан Хәмидуллин гаҗәпләнеп кабул итмәгән. Ул аны татарга, Татарстанга булган гадәти хөрмәт символы дип бәяли. “Владимир Путинга да Бакуда ислами орден бирделәр. Бу ихтирам һәм хөрмәтне чагылдыручы символик әйбер.”

“Мең дә бер кичә”

Ә менә Йолдыз Шәрипованың өендә дүрт баласы бар. Өчесе үзенеке, берсен уллыкка алган. Зур гаиләдә әни һәм хатын булу да аңа шәрык илләре белән хыялланырга комачауламый. Ул гарәп бәйрәмендә үзен әкияттә кебек хис итә. “Бу “Мең дә бер кичә” әкиятендәге кебек. Сихри гарәп илләре бит ул”, - дип сөйли.

Нефть чыгаруда хезмәттәшлек була ала

Йолдызның нефтьче туганнары бүген аның күңеле ашкынган шәрыкта - Ливиядә яши икән. “Татнефть” аша киттеләр. Шунда эшлиләр”, - ди.

Нефть чыгаруда хезмәттәшлек турында күп бала анасы Йолдыз Шәрипова гына сөйләми. Татар педагогик һәм һуманитар университетында шәрык телләре кафедрасы мөдире Рафис Закиров дә шул өлкәдә Татарстан гарәп илләре белән хезмәттәшлек итә ала дип саный.

“Гарәп илләре бай. Алар белән икътисади яктан файдалы элемтәләр корып булла. Шул исәптән, нефть чыгару эшендә дә.”

Татарстанда расачыл дошманлык күренмәгән

Бәйрәмдә гарәп кешеләре дә бар иде. Әйтик Рәкыйп исемлесе Йәмәннән килгән, хәзер Казанда яши. Ул: “Татарстанда расачыл дошманлыкны тоймадым”- ди. Һәм татар белән гарәпкә уртак сыйфат - мәрхәмәтлелек хас дип саный.

XS
SM
MD
LG