Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швецариягә сәяхәт


Башкортстан делегациясе Швейцариядә булып кайтты.

Төркемне республиканың Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов җитәкләде. Сөйләшүләрдә Швейцария, Цюрих, Гларус, Грубюнден һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек мәсъәләләре каралган. Швейцария ягын, аеруча, банк эше, инвестицияләр, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге хезмәттәшлек кызыксындырган. Табигатьнең күркәмлеге буенча икенче Швейцария дип аталган Башкортстан белән, әлбәттә туризм өлкәсендәге хезмәттәшлек тә каралган.

Байдәүләтов кайту белән рәсми булмаган чыганаклар аның бу вазыйфада соңгы визиты булды дип хәбәр итә. Аңа караганда, бу айда ул вазыйфасыннан китәчәк һәм аның урынына әлеге көндә республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры булган Раил Сарбаев киләчәк. Бу артабан аны республика Президенты кәнәфиенә күтәрү өчен эшләнә. Аңа караганда, болар артында Урал Рәхимов тора. Ул республика башын билгеләү контрольдән чыкканчы үзе шундый үзгәрешләр эшләргә җыена.
XS
SM
MD
LG