Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Никон әхлак өчен көрәшә


Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләре архиепискобы Никон әхлак өчен көрәшүен дәвам итә.

Ул Русиянең үзәк телевидениесе башы Константин Эрнстка күптән түгел хат юллаган иде. Анда архиепископ үзәк каналда ялган фән, оккультизм, җыен алдак һәм шарлатанлыкка корылган тапшырулар күбәюгә борчылу белдергән иде. Әлеге хатка җавап алынган. Анда әхлакны бозардай тапшыруларның булмавы әйтелгән. Никон моның белән килешми тагы хат юллады. Анда да шул ук оккультизм һәм ялган фәнни тапшырулар күбәюгә борчылу белдерелгән.

Епархиянең миссионерлык бүлеге башы Максим Степаненко сүзләренә караганда, телевидение җитәкчесе Никон сүзләренә колак салырга тиеш. Югыйсә, бу күктән хәбәр дип бәяләнергә тиешле сүзләрне тыңламау, Константин Эрнстка күңелсезлекләр алып киләчәк.

XS
SM
MD
LG