Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ягулык тармагы кулдан ычкына бара


Кулдан ычкына башлаган Башкортстанның ягулык энергетика тармагын мәхкәмәләр аша кире кайтару буенча эш башланган иде.

Мәхкәмәләшүләр сайлаулар узганчы туктап торды. Моны бәйсез чыганаклар сайлауларда тиешле тавыш җыйганчы республика җитәкчелегенең кәефен бозмас өчен эшләнде дип аңлатты. Инде мәхкәмәләшүләр дәвам итә.

Хәбәр итүебезчә, канунсыз хосусыйлаштырылган дип һәр алты нефть эшкәртү заводының 13-16% кыйммәтле кәгазьләрен дәүләткә кайтару турында мәхкәмә карары булган иде. Башкортстан ягы моның белән килешми аппелляция арбитраж мәхкәмәсенә бирде. Ләкин бу мәхкәмәләр дә эшне республика файдасына чишми. “Инзәр” фонды эше каралып, дәүләткә кайтаруның дөрес булуы турында карар чыгарылды. Якын араларда калган фондларның да язмышы шулай хәл ителер дип көтелә. Әлеге кыйммәтле кәгазьләр “Газпром” яки “Роснефть”кә күчәчәк.
XS
SM
MD
LG