Accessibility links

Паспорт сәүдәсе


Башкортстанда чит ил ватандашларына канунсыз паспортлар тапшырылган.

Шундый юл белән барлыгы 186 чит ил кешесе Русия ватандашы булып киткән. Алар Бәйсез дәүләтләр берлегеннән, күпчелеге Казахстан ватандашлары. Паспортлар Зианчура районы эчке эшләр идарәлеге тарафыннан тапшырылган. Әлеге кешеләр паспорт алу белән Русиянең төрле төбәкләренә китеп таралганнар. Бу эш өчен гаеплеләргә 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм булу яный.
XS
SM
MD
LG