Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:11

Тарханнар оешмасы булачак


Татар морзалары җыены кебек үк башкортларның да үз оешмасы булачак.

Уфада Башкорт тарханнары оешмасы төзелде. Аны оештыру җыелышын Бөтендөнья башкортлары конгрессы башкарма комитеты үткәрде. Җыелышта оешманың рәисе итеп Дамир Куватов сайланды. Аның өч урынбасары сайланды, низамнамә кабул ителде.

Тарханнар — заманында ясак түләүдән азат ителгән югары катлам кешеләре. Башкортларның урыс патшасына сыену сорап барган вәкилләренә дә тархан исеме бирелгән. Оешманы төзү максаты — тарихи гореф-гадәтләр нигезендә тарханлыкны торгызу, яшьләрне шуның рухында тәрбияләүгә булышлык итү, халыклар дуслыгына, ил һәм төрки халыклар мәнфәгатенә хезмәт итү.

XS
SM
MD
LG