Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

БМО Әфганстан хөкүмәтен ныграк тырышырга чакыра


БМОның Әфганстандагы яңа баш вәкиле Кай Айде Әфганстан хөкүмәтен илне тотрыклыландыру өчен күбрәк тырышлык куярга чакырды.
Норвегия дипломаты Айде Нью-Йоркта БМО Иминлек Шурасында чыгыш ясап халыкара цивиль һәм хәрби көчләр дә Әфганстанның президент Хәмит Карзаи җитәкчелегендәге хөкүмәтенә ныграк ярдам итәргә тиеш диде.
БМО генераль секретареның тынычлык саклау мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Жан Мишель Гуеһендо халыкара җәмәгатчелек белән Әфган хөкүмәте арасында җитәрлек координация булмау өчен БМО да өлешчә җаваплы диде.

XS
SM
MD
LG