Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимәләр Салаватны якламый


“Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмира Әдиятллина татар кызлары нәфис булган спорт төрләрендә генә канташсын иде дип тели.
“Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмира Әдиятллина татар кызлары нәфис булган спорт төрләрендә генә канташсын иде дип тели.

Мөселман яшләренең беренче спартакиадасы ачыла. Ә "Мөслимә" кызлар өчен милли көрәш ярышын ясауга каршы чыга.

Казан шәһәре Мөселман яшләренең беренче спартакиадасы бу шимбәдә “Баскет-холл” залында рәсми рәвештә ачыла. Спартакиаданы Казан Башкарма комитетының физик мәдәнияте һәм спорт комитеты, “Аң”- “Сознание” яшьләр оешмасы оештыра. Ярышлар мартта башлана, ноябрьдә тәмамлана. Мини-футбол, милли көрәш, баскетбол, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, йөзү ярышлары үтә. Ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым ярышачак.

Катнашучылар 16 һәм 25 яшь аралыгында. Алар спорт формасы һәм әдәбендә дини кагыйдәләрне үтәргә, спорт кагыйдәләрен белергә, табибтан рөхсәт алырга, Спартакиада кагыйдәләрен үтәргә тиеш” . – ди Радик Хөснетдинов.

Спартакиада оештыру комитетының рәис урынбасары, “Аң” җитәкчесе Радик Хөснетдинов.
Оештыру комитетының рәис урынбасары, “Аң” җитәкчесе Радик Хөснетдинов

Бу турыда оештыру комитетының рәис урынбасары, “Аң” җитәкчесе Радик Хөснетдинов сөйләде. Үз командаларын оештырып катнашу хокукы булганнар: шәһәрдәге 40 мәчет, шәһәр мөхтәсибәте, Казандагы мөселман уку йортлары, Татарстан җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәте. “

Ә ханымнар бил алыша аламы?

Шимбә көнне “Баскет-холл”да тантаналы төстә мәдәни программа, көрәшчеләр турниры белән ачылыр дип көтелә. Ә менә мөселман хатын-кызлары көрәше турында ни әйтергә була?

Спартакиадада кызларның да катнашуы фикер төрлелегенә дә сәбәп булды. Мөселман хатын-кызлары юлбашчысы, “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина татар кызлары нәфис булган спорт төрләрендә генә катнашсын иде ди. Аерым алганда, ул сабан туй кебек бәйрәмнәрдә кызлар өчен көч кулланучы спорт төрләре ярышын ясауга каршы чыга. Шул исәптән узган елны җырчы Салават Фәтхетдинов хәтта хатын-кызлар арасында милли көрәш ярышын да ясаган иде. Ә Әлмирә Әдиатуллина татарча көрәшне хатын-кызлар өчен “хәрәм булган” спорт төре дип атады. “Хатын-кыз табигатен кимсетеп сабан туйларында гер күтәрттерәләр, кул көрәштерәләр. Ә инде көрәштә дә ханымнарны куллану бер акылга да сыймый”, - ди ул. Әдиятуллина кызлар өчен йөгерү, җиңел гимнастика кебек “сәламәтлеккә файдалы һәм нәфис” спорт төрләрен тәкъдим итә.

Радик Хөснетдинов бу нисбәттән: "Әлмирә апа бик дөрес сөйли. Без әхлак кагыйдәләре буенча гына ярышлар ясыйбыз. Бассейнда йөзү ярышы вакытында да тамашачылар кертелми. Кызлар көч куллану кирәк булган спорт ярышларында да катнашмый", - ди.

XS
SM
MD
LG