Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлау кимендә 12 кешене үтерде


Багдад үзәгендә бомбалы машина шартлап кимендә 12 кешене үтерде, 60-лап кешене яралады.
Машина кую урынында шартлаган машинада интихарчы булганмы-юкмы икәне билгеле түгел.
Багдадта соңгы айлар чагыштырмача тыныч булганнан соң соңгы көннәрдә бомба һөҗүмнәре артып китте.
АКШ хәрбиләре американ солдатларының чәршәмбе көнне Диялә виләятендә ялгышлык белән бер баланы атып үтергәнлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG