Accessibility links

Тагын өч төбәк бәйсезлек сорый


Үзбилгеләнгән Абхазия, Көньяк Осетия һәм Днестр буе президентлары Мәскәүне бу төбәкләрнең бәйсезлеген танырга сорады. Русия думасы шушы мәсьәләгә багышланган тыңлаулар үткәрде.


Елекке совет төбәкләре Абхазия белән Көньяк Осетия Грузиядән чыгуы турында, СССР җимерелгәч, 90-нчы еллар башында белдергән иде. Икесендә дә бу уңайдан кораллы низаглар булды. Днестр буе республикасы да Молдовадан бәйсезлеген күптән дәгъвалый.

Бу яңа талпынуның сәбәбе, әлбәттә, Косово. Узган айда Косово Сербиядән бәйсезлеген игълан итеп, күп кенә илләр аны таныганнан соң, бу элекке совет төбәкләренә дә этәргеч булды.


Абхазия, Көньяк Осетия һәм Днестр буе җитәкчеләре – Сергей Багапш, Эдуард Кокойты һәм Игорь Смирнов – чәршәмбедә Мәскәүдә үткән очрашудан соң уртак белдерү кабул итеп, Русиядән үз төбәкләренең бәйсезлеген танырга үтенде.


Кемдер инде таный

Русиянең күп кенә сәясәтчеләре аларның бу омтылышын ачыктан-ачык хуплый.

"Абхазия дә, Көньяк Осетия дә, Днестр буе да – алар инде танылган. - ди Дума рәисе урынбасары Сергей Бабурин. - Бу республика президентлары, Грузия, Украина, Молдова президентлары һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре белән, тигез тарафлар буларак, имзалаган халыкара документлар бар. Бу инде аларның танылуын аңлата".

Пәнҗешәмбедә Русия Думасында шушы мәсьәләгә багышланган тыңлаулар үтте. Анда 3 республиканың парламент рәисләре катнашты. Төбәкләрнең Русиягә мөрәҗәгате ачык утырышта яңгыратылды. Мәсьәләне тикшерү ябык ишекләр артында үтте.


Кемдер нык каршы

Мәскәү бу төбәкләрнең бәйсезлеген таныса, бу Грузия һәм Молдованың ачуын чыгарачак.

Бүген Тифлиста берничә дистә кеше Русия илчелеге каршында Думада үткән тыңлауларга каршлык белдерде.

Грузия тышкы эшләр министры Давид Бакрадзе, Русия депутатларының бу адымны ясамаска акылы җитер, дигән өмет белдерде.

Үз вакытында Мәскәү, әгәр Көнбатыш Косовоның бәйсезлеген таныса, бу башка сепаратист төбәкләр өчен дә этәргеч булачак дип кисәткән иде.

Шушы атнада Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин, әгәр НАТО Грузияне әгъза итү юнәлешендә адымнар ясаса, Абхазия һәм Көньяк Осетия Грузиядән чыгачак дип белдерде.


Тану мантыйкка каршы килә

Шулай да, кайбер күзәтүчеләр, Чечня кебек кайнар төбәге булган Русия, Абхазия белән Көньяк Осетияне танырга ашыкмас, дип саный.

"Минемчә, әлегә эш Абхазия һәм Көньяк Осетияне тануга барып җитмәс. - ди Михаил Александров, Русиянең БДБ институтында Кауказ белгече. - Косовоның бәйсезлегенә каршы чыгып, берүк вакытта Абхазия һәм Көньяк Осетияне тану мантыйкка каршы килер иде. Бу безнең дипломатияне юкка чыгарачак".

Ул арада, Мәскәүнең шушы билгесез сәясәте сепаратист төбәкләренең чыгырын чыгара башлый сыман.

Днестр буе җитәкчесе Игорь Смирнов "Коммерсант" гәзитенең бүгенге санында, бу 3 төбәккә бәйсезлек алырга ярдәм итмәгән өчен, Русияне батырлыгы җитмәүдә гаепләгән.

XS
SM
MD
LG