Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

30дан артык президент һәм падишаһ - Сенегал башкаласы Дакарда Ислам конференциясе оешмасының чираттагы очрашуы башланды.


Ике көн барачак шушы олы җыенның игътибар үзәгендә, берьяктан, Көнбатыш илләрендә таралган исламофобия мәсьәләсе торса, икенче мөһим бер проблема булып анда мөселман илләренең дәүләт бөтенлеге өлкәсендәге фикер каршылыклары карала.

Әлегә Ислам конференциясе оешмасының чираттагы очрашуына төрле мөселман илләреннән 25 президентның, 6 солтанның килүе хәбәр ителде. Шушы олы җыен рәсмән пәнҗешәмбедә ачылса да, төп фикер алышулар җомга көнне узачак.

Оешма эшендә күзәтүче буларак 2005нче елдан бирле Русия дә катнаша.


Дөньяда исламнан курку арта

Мөселман хәкимдарлары бу юлы Көнбатышта, һәм анда гына түгел, гомумән мөселман булмаган илләрдә исламофобия дулкынының көчәюе, моңа каршы нинди чаралар күреп булу хакында сөйләшер дип көтелә.

Аларга Ислам конференциясе оешмасының махсус күзәтү комиссиясе язган хисап тәкъдим ителәчәк. Анда бар дөнья буйлап исламга каршы төрле дошмани чыгышларның һәм гамәлләрнең артуы әйтелә.

Хисап шулай ук Европа илләрен һәм Кушма Штатларны мөселманнарны шул һөҗүмәрдән яклау, аларның хокукларын саклау өчен күбрәк эш башкаруга, исламның дини символларын мәсхәрәләүгә юл куймаска чакыра.

Ислам конференциясе оешмасының баш катыйбе Әкъмәлетдин Ихсануглы бу уңайдан, кайбер радикаль төркемнәр сүз иреклеген исламны мәсхәрәләп күрсәтү өчен куллана, дип белдерде.

Аның әлеге сүзләре Дания басмаларының Мөхәммәт пәйгамбәрне бозып сурәтләвенә, һәм Һолландиядә Коръәнне тәнкыйтләгән фильмның әзерләнеп ятуына ишарә булып тора.

Мөселман илләренең шушы иң олы оешмасы 2006нчы елдан бирле Берләшкән Милләтләрне, дин хурлауны хөкем иткән махсус канун кабул итүгә күндерергә тырыша.

Берүк вакытта Дакардагы очрашуда Ислам конференциясе оешмасының 1972нче елгы низамнамәсен үзгәртү, анда исламның заманчалыгын һәм түземле булуын күрсәтү мәсьәләсе дә каралачак.


Мөселман дәүләтләре Косово мәсьәләсендә килешә алмый


Исламофобия өлкәсендә мөселман илләре арасында азмы-күпме бердәмлек булса, җыендагы икенче мөһим мәсьәлә - дәүләт бөтенлеге һәм аерым алганда, Косовоны тану мәсьәләсендә әгъза илләр арасында тирән каршылыклар кала бирә.

Узган айда Сербиядән аерылган Косовоны беренчеләрдән булып танучы Төркия Дакар җыенында Ислам конференциясе оешмасының да яңа дәүләтне танып махсус белдерү кабул итүен теләгән иде. Косово албаннарының зур өлеше ислам динен тота, Приштина хөкүмәте Косово бәйсезлеген тануны сорап бу оешмага аерым бер мөрәҗәгать белән дә чыккан иде.

Ягъни Косово киләчәктә Ислам конференциясе оешмасының яңа бер әгъзасы була ала. Һәм ул дөньяга танылу эшендә мөселман илләренең яклавын күрергә тели.

Әмма хәзерге әгъза илләрнең кайберләрендә үз милли азчылыклары белән проблемалары бар. Мисал өчен, Таулы Карабахны һаман да үз карамагына кайтара алмаган Азәрбайҗанда. Шуңа да рәсми Баку Косовоны танырга җыенмавын әйтеп куйды. Бу мәсьәләдә Азәрбайҗан беректәше Төркия белән килешми.

Үзенең сәламләү чыгышында Ислам конференциясе оешмасының баш катыйбе Ихсануглы әлегә Косовога дөньядагы бар мөселман өммәтенең теләктәшлеген белдерде.

Ислам конференциясе оешмасына бүгенге көндә 57 мөселман иле керә.

XS
SM
MD
LG