Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда парламент сайлау үтә


Иранда бүген 1979 елгы Ислам Инкыйлабыннан соң сигезенче парламент сайлау үтә.
Парламенттагы 290 урын өчен ике кадимче һәм бер реформачыл төркем көрәш алып бара.
Әмма күп кенә реформачыл намзәтләр үз карашларының Ислам системасына туры килмәве сылтавы белән сайлауларда катнаштырылмады.
Аналитиклар бу сайлау киләсе елда үтәчәк президент сайлау алдыннан илдә Әхмәдиниҗатны хуплауның ни дәрәҗәдә булуын күрсәтәчәк диләр.
Инфляциянең арта баруы, ул инде 19 процентка җитте, һәм 10 проценттан арткан эшсезлек күп кенә ираннарда ризасызлык уята.
XS
SM
MD
LG