Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газпром-Үзәк Азия килешүе Европа үткәргече проектына яный


Газпром белән Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстан арасында төзелгән яңа килешү табигый газ бәяләренең бик нык артуына китерәчәк.

Бу атнада Русиянең Газпром ширкәте Үзәк Азия илләренә һәм табигый газ сатып алучы илләргә нык сәяси тәэсир ясыячак үзе өчен бик тә файдалы килешүгә иреште.

Газпром башлыгы Алексей Миллер Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстанның дәүләт газ ширкәтләре башлыклары белән газны киләсе елдан Европа бәясенә сату турында килеште. Ягъни, ул Үзәк Азия илләре мең кубометр газ өчен 350-400 доллар алачак.

Бу инде Газпром аларга хәзер түләгәннән 2 мәртәбәдән дә артыграк дигән сүз. Нәтиҗәдә, киләсе елдан Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстанның керемнәре нык кына артачак. Ә менә Үзәк Азия газын ягучы Европа илләре өчен бу бик тә күңелсез хәбәр.

Мәскәүдә имзаланган бу килешү нигезендә яңа бәяләр 2009-ның 1 гыйнварыннан ук гамәлгә керә.

Үзәк Азия газы тулысынча диярлек Газпром карамагындагы торбалар аша кудырыла. Әлегә бары тик Төркмәнстан белән Иранны тоташтыручы торба һәм Казахстан белән Кытайны тоташтыручы өлешчә ачылган үткәргеч кенә Газпром карамагында түгел.

Үзәк Азиянең газ экспорты тулысынча диярлек үз кулында булганлыгын белеп торган Газпром дистә елдан артык Үзәк Азия илләренең үз газлары өчен бәяне күтәрү тырышлыкларына каршы торып һәм алар белән арзан бәягә озын мөддәтле килешүләр имзалауны дәвам итеп килде.

2006 ел башында Русия Үзәк Азия илләренә мең кубометр газ өчен 70 доллардан да азрак түли иде. Шул ел ахырында Газпром 2007 ел өчен газ бәясен 100 долларга күтәрергә ризалашты. Бу ел ахырына ул илләр мең кубометр газ өчен Газпромнан 150 доллар алачак.

Үзбәкнефтегаз ширкәте рәсмие Сабир Сәлимов Үзбәкстанга карата Газпром ниһаять дөрес карар итте диде.

"Бәяләр гел төрле булып килде. Безнең бәя бер, төркмәннәрнеке башка иде. Без 120 доллар дисәк, Русия аны 300 доллардан сата. Үзбәкстан хәзер бу вәзгыятне тигезләү өчен үз позициясен ныгыта. Үзбәкстан үз позициясендә нык торачак һәм без каты торсак Газпром моны кабул итәчәк," - диде Сәлимов.

Казахстан дәүләт ширкәте КазМунайГаз башлыгы Аржан Такачев Үзәк Азия дәүләтләренең өчесе дә Газпром түлиячәк яңа хакка риза диде.

"Без газны үзебез теләгән бәягә сата алмый идек. Ниһаять без Газпром белән килешүгә ирештек. Бу уртак инициатива булды. Чөнки барлык бу 3 илнең дә газы Русия аша ага. 3 ил дә газ бәясен күтәрергә тели," - диде Такачев.

Русия кыйбатка алып кыйбатка сатачак

Русия аналитиклары Газпром ул илләргә газ өчен түләүне арттыруы белән үзенең керемнәрен киметәчәк дип фаразлый. Әмма башкача уйлаучылар да бар. Лондондагы Джейн Мәгълүмат Төркеменең Евразия мөхәррире Матью Клементс Газпром үзенең бу яңа чыгымнарын өлешчә Европадагы сатып алучыларга күчерер дип исәпли.

“Әлбәттә, Газпром арашчы буларак эш итә. Ул Үзәк Азия газын сатып алып аны Көнбатыштагы кулланучыларга сатачак һәм шуннан табыш күрәчәк. Әлбәттә, аңа сатып алу бәясен күтәрәләр икән, ул да көнбатыштагы сатып алучылар өчен бәяләрне күтәрәчәк,” – ди Клементс.

Украина киләчәктә арзанрак бәяләрне күрмиячәк

Күпчелек Европа илләре Газпромнан газны инде болай да “Европа бәясенә”, ягъни кыйбатка ала. Әмма Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендәге кайбер илләргә газ чыгарма буларак арзанрак бәядән дә сатыла. Бу атнада Газпром белән Украина Үзәк Азия газын быел Украинага кубометрын 179.5 доллардан сату турында килеште.


Мәскәүдәге РосБизнес Консалтинг Үзәге аналитигы Александр Яковлев моннан ары Украина Газпромнан мондый бәяләрне күрмиячәк ди.

"Газпром берни дә югалтмыячак. Артучы бәяләрне ул бары тик украиннар җилкәсенә генә аударачак," - ди Яковлев.

Украинаның Нафтогаз Украины дәүләт ширкәтенең элекке мөдире Олексей Ивченко

“Бу Украинаның газны Европа бәясенә алачагын аңлата. Бу Украина өчен бик зур проблема булмыячак. Украина икътисады хәзер инде газны Европа бәясеннән алырга әзер. Бары тик Украина өчен газ бәясен транзит түләүләре белән баланслыйсы гына кала. Ягъни Европа бәясеннән газны Көнбатыш Европага кудыру бәясен чигерергә кирәк булачак,” – ди Ивченко.

Клементс исә Украина мең кубометр газга 300-400 доллар түләрлек хәлдә түгел дип исәпли.

“Бәяләрнең бу кадәр күтәрелүе Украина икътисадына бик нык тәэсир итәчәк. Былтыр Украина үз икътисадының газны мең кубометрын 200 доллардан арзангарак кына алырлык үәлдә булуын белдергән иде. Инде быел ук бәя 179 долларга җитте. Әгәр дә ул шуннан күпкә артса Украина икътисады бик зур проблемалар алдында калачак,” – ди Клементс.

Кыргызстан белән Таҗикстан да зур игътибар белән күзәтә

Украинаның Газпром белән сөйләшүләрен Кыргызстан белән Таҗикстан да зур игътибар белән күзәтеп торды. Кыргызстан да, Таҗикстан да газны Үзбәкстаннан ала. Һәм алар белән дә ел саен сөйләшүләр үткәрелә. Быел алар үзбәк газын мең кубометрын 145 доллардан ала. 2006 елга кадәр 50 доллардан да азрак түли иделәр.

Кыргызстанның нефть cәүдәсе берләшмәсе башлыгы, элекке премьер-министр урынбасары Базарбай Мамбетов Азатлык радиосына Кыргызстан Европа бәясен түли алмыячак диде.

“Мин телевизордан газпром башлыгы Алексей Миллерның Үзәк Азиягә киләчәген һәм Үзәк Азия газының киләсе елда 2 мәртәбә кыйбатланачагын ишеткән идем. Ике мәртәбә артса ул 300 доллар булачак. Газны мең кубометрын 300 доллардан алырга безнең мөмкинлегебез дә, акчабыз да юк,” – диде Мамбетов.

Таҗикстанның Таҗикгаз дәүләт ширкәте мөдир урынбасары Шәүкәт Шаимов Азатлык радиосына Таҗик рәсмиләре Газпромның бу килешүен игътибар белән күзәтеп бара, әмма Үзбәкстан белән сөйләшүләр башланганчыга кадәр реакция күрсәтмиячәк диде.

“Әлегә үзбәкләр безгә берни дә әйтмәде. Гадәттә без бәяләр турында ел ахырында, октябрләрдә сөйләшәбез. Мин Газпромның бу килешүе турында ишеттем, әмма әлегә безгә бернинди дә рәсми мәгълүмат килмәде," – ди Шаимов.

Кытай өчен дә бәяләр үзгәрәчәк


Үзәк Азия газын күпләп алучы тагын бер ил – Кытай. Кытай газны Казахстан белән Төркмәнстаннан ала һәм ул илләргә газ ятмаларын үзләштерүдә ярдам итә, көнчыгышка таба меңнәрчә чакрымлы газүткәргечләр төзүдә катнаша.

Икътисады зур тизлек белән күтәрелүче Кытай Казахстан һәм Төркмәнстаннан зур күләмдә газ алу турында дистәләрчә еллык килешүләр төзеде. Әмма Джейн Мәглүмат Үзәге мөхәррире Клементс бу Кытай өчен бәяләрнең алай озак үзгәрешсез калачагын аңлатмый ди.

Европа Берлегенең үз үткәргечен төзү ниятенә куркыныч яный

Әмма Үзәк Азиядән иң күп газ алырга теләүче һаман да Европа Берлеге булып кала. Һәм Европа Берлеге өчен Газпромның Үзәк Азия белән бу килешүе вәзгыятнең бик нык үзгәрүен аңлата.

Вашингтонның ныклы ярдаме белән Европа Берлеге Үзәк Азия газын Европага Каспий аша, Русиягә кертми генә кудыру турында ныклап торып уйлый башлады. Берлекнең шул тырышлыклары нәтиҗәсендә Төркмәнстан һәм Азәрбәйҗан белән мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелеп, Каспийның көнчыгыш һәм көнбатыш ярларын Европага таба сузылучы торба белән тоташтыру өметләрен көчәйтте.

Әмма Русинең кайбер газетлары Газпромның Үзәк Азия белән бу килешүеннән соң Казахстан, Төркмәнстан һәм Үзбәкстанны Европа үткәргече инде әллә ни кызыксындырмыячак дип язып чыкты. Чөнки моңарчы аларның кызыксынуы Газпромның һәрчак Үзәк Азия газы өчен аз түләп килүе белән бәйле иде. Үзәк Азия өчен бәя мәсьәләсе хәл ителгәннән соң Русия газетлары Каспий төбәге газын Европага Русиясез генә кудыру проектларының киләчәге караңгыланды дип яза башлады.

Клементс Газпромның бу атнадагы килешүе соңгы елларда барган процессның кульминациясе булды ди.

“Бу Русиянең Европага Газпром монополиясеннән башка энергия чыганаклары калдырмау өчен күптәннән алып барган процессының бер өлеше,” – ди Клементс.

Әмма Клементс Европа Берлеге үткәргече проектын ябарга әле иртә, бу үткәргеч әле дә Европа мәнфәгатләре өчен кирәк дип исәпли.

“Мин бу проект тулысынча юк ителә дип әйтмәс идем. Минемчә, Европаның максаты газны арзанракка алу гына түгел, ә газны чыккан җиреннән Европага кудырганда бары тик Русиягә генә бәйле булып калмау да,” – ди Клементс.

Газпром исә Үзәк Азиянең энергия чыганаклары экспортын мөмкин кадәр ныграк үз карамагында тотарга тырыша. Һәм Үзәк Азиядәге газ сатучы илләрне Газпромга тагын да ныграк якынайтучы бу килешү якын киләчәккә Газпромның контролен чыннан да гарантияләр кебек.
XS
SM
MD
LG