Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:07

Шушы көннәрдә Татарстанның һәм Русиянең халык артисткасы Нәҗибә Ихсановага 70 яшь тула.

Бу уңайдан шимбә кичендә Камал театры бинасында Нәҗибә Ихсанованың иҗат кичәсе булачак. Юбилей уңаеннан Татарстан китап нәшриятендә Нәҗибә ханымның “Уйнап узан гомер” дигән китабы басылып чыкты.

Соңгы 3 елда зур юбилей уңаеннан әдәбият - сәнгать классиклары, хәзерге әдипләр тормышны чагылдырган затлы китаплар чыкты. Һади Такташ, Бакый Урманчы, Кәрим Тинчурин кебек классикларның тормышын чагылдырган альбомнардан башка, әле дә иҗат мәйданының уртасында кайнаган әдипләрнең кызыклы гомер юлы матур китапларда чагылдырылган.

Сәнгать йолдызлары Шәүкәт Биктимеров һәм Илһам Шакиров альбомнары үзенә күрә бер милли һәйкәл булырлык. Мондый басмалар һәм андагы тарихи документлар, чордашларның хатирәләре, яшь буынны тәрбияләү өчен бәяләп бетергесез. Һәм менә кулыбызда Нәҗибә Ихсанова китабы. “Уйнап узган гомер” дип аталган басма Галиәсгар Камал исемендәге театрының 100 еллыгына багышлана. Бу басма татар театрының гаҗәеп талантлы, халыкчан рухлы артисткасын гәүдәләндерә.

Башка басмалардан аермалы буларак, бу китап кулга җанлы зат, милләт кошы булып килеп керә. 343 битле бу китапның яртысыннан күбрәге Нәҗибә ханымның шәхси язмаларыннан һәм сокландыргыч фото рәсемнәрдән тора. Менә кайда ул татар театрының халыкчанлыгы һәм җор теллелеге. Нәҗибә Ихсанова үзе һәм үткән юлы турында 100 битлек хатирә яза. Бу хатирәләрдә шәхси тормыштан бигрәк, Камал театрындагы шәхесләр һәм вакыйгалар турында. Ә аннан соң язган дистә ярым очерк Хөсәен Уразиков, Габдулла Йосыпов, Хәким Сәлимҗанов, Марсел Сәлимҗанов, Дилүс Ильясов, Иркә Сакаева, Аяз Гыйләҗев, Солтан Габәши һәм башка остазлары һәм замандашлары турында.

Бу кечкенә хикәяләр шул кадәр җиңел укыла, тере, нәкъ Нәҗибә Ихсанованың үзе кебек. Китапның соңгы өлешендә Нәҗибә Ихсанова белән төрле елларда үткәрелгән әңгәмәләр басылып чыккан. Сәхнәдә уйнап узган гомер турында, уйланып язылган китапны бер тоткач, кулдан төшереп булмый. Бу китапны актара торгач, тиз генә Нәҗибә ханымның үзенә шалтыратырга булдым. Нәкъ шушы көннәрдә китап килгән, ә шимбә көнне театрда меңгә якын тамашачы каршында гомер кичәсе алдыннан бу гаҗәеп татар хатыны нииләр кичерә икән:

- Ул китапка әле минем бөтен хисләрем дә сыймаган. Мин шул кадәр тормышны яратып, сөеп, куанып яшим. Менә шушы куанычым эчемә сыймый. Сәхнәгә чыкканда да, кулыма каләи тотканда да һәм тирә-яктагы кешеләремә дә хисләрем тулып, ташып тора кебек. Мин кайчакта бу хисләремнән уңайсызланып та куям. Мин тормышны яратам, мин тормышта үземнең урыным булып һәм башка кешеләргә дә тормышта югалып калмыйча, үзенең урынын табып, куанып яшәүләрен телим. Менә минем бөтен чыгышымда, язмаларымда шушы әйберләр чагыла.
- 60 яшь тулганда сәхнәдә шпагат ясый идегез, хәзер барып чыгамы?
- Мин шпагатны хәзер дә ясыйм, аш бүлмәсендә дә утырып карыйм. Мин аларны эшләмичә үземнең театрга, халкыма хас традицион спектакль уйныйсым килде. Чөнки минем яшем бара, әле алда тулы канлы спектакль уйнарга туры килерме, юкмы. Ә шпагатка мин әле тагын 10 елдан соң утырырмын.”

Cәхнәдә 338 роль уйнаган бу ханым яшь кызлар кебек очып йөри һәм сәхнәдә шпагат ясый. Бернинди 60 - 70 яшьләр күренми дә, ишетелми дә. Җылы, якты энергия йомгагы. Гаҗәп хәл, үзе бер могъҗиза. Хәер, театр һәм чын сәнгатькәр шулай булырга да тиеш. Ә Нәҗибә Ихсанова искерми дә, тузмый да, кешеләрдән туймый һәм туйдырмый торган шәхес. Картаю турында әйтеп тә торасы юк. Бусы инде календарьда теркәлгән факт кына. Ышанмасагыз театрга барып карагыз яки китабын табып укыгыз.

XS
SM
MD
LG