Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев: Милли мәсьәлә көннән-көн катлаулана бара


Татар конгрессының Татарстандагы җирле оешма башлыкларының җыелышы милли-мәдәният, сәясәткә багышланган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе белән тәмамланды.

Бу чараны Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Разил Вәлиев алып барды. Татарстан президенты булырга омтылу өчен алшартларның, Русия алып барган сәясәт аркасында, көннән-көн кысыла баруын да әйтеп узды ул.
Разил Вәлиев
“Милли мәсьәлә чишелешкә таба түгел, ә көннән-көн катлаулана бара” -, ди Разил Вәлиев. Бу чарада катнашучыларны ул мәгарифтәге милли-мәдәни компоненты саклап калуда нинди эшләр башкарылганлыгы белән таныштыргач, кайбер татар районнарыннан Дәүләт Шурасына “татар теленең нигә кирәге бар?” дигән хатлар да килүен дә әйтеп узды. Димәк милли компонентны бердәм яклау һәм таләп итү генә түгел, Татарстан сәясәтенә эчтән аяк чалучылар да бар. “Без телебезне, милли мәгарифебезне, мәдәниятыбызны, милли рухыбызны саклар өчен ниләр эшләргә тиеш? Аңлату эше җитеп бетми халык арасында”, - диде Разил Вәлиев.
Фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин да милли телне саклауда ярдәм кирәклеген әйтеп узды. “Кайбер район һәм шәһәрләрдә милли телдә укытуның кимүе күзәтелә. Без бу юнәлештә конгресс вәкилләренең активрак эшләвен сорар идек”, - ди Данил Мостафин.
Татар өстенә “яу килә”
Дамир Исхаков
Галим Дамир Исхаков исә, тарихны чагылдырган китаплар һәм бүгенге көн сәясәте аркылы татарга кабат “зур яу”ның килә башлавын искәртте. “Хәзер Русиядә барган сәясәт нигезендә Русиянең аерым бер цивилизация һәм аның дөньяда үз урыны булуы турында караш формалаша башлады. Ә ул безнең күз алдында проваслау цивилизация дип игълан ителә. Китапларга яза да башладылар. Шуннан сорау килеп туа. Ул проваслау цивилизациясе булса, татар-мөселман бу цивилизация эченә ничек килеп керә?”, - ди Дамир Исхаков. Аннан да кала, әлеге түгәрәк өстәл сөйләшүендә татар исламы һәм Татарстанда ачылган 1300 мәчетнең бер өлешенең күп очракта ябык торуы турында да сүз барды.
Китап кибетләре ачылырмы?
Дамир Шакиров
Татарстан китап нәшрияты башлыгы Дамир Шакиров әйтүенчә, районнардагы китап кибетләре дә ябылып беткән. Саклагычларда да хәйран гына китап сатылмый ята. “Әйдәгез, һәрберебез дә үз районнарыбызда кечкенә генә, бер 50 кв/м гына булса да, китап кибетләре булдырыйк. Район башлыкларыннан сорыйк”, - дип мөрәҗәгать итте Дамир Шакиров.

Милли мәктәп белән татар авылына урын табылырмы?
“Авыр заманнарда, бер милләтне генә күтәрә торган заманнарда яшибез”,- диде Татарстан иҗтимагый пулаты рәисе Илгиз Хәйруллин. Татарстанның җитештерүче көчләрен үстерү программасының эшләнеп бетеп килүенә басым ясады. “Күп мәсьәләләр каралачак анда. Юллар, төзелешләр, авыллар… Когресс белән иҗтимагый пулат шушы программаны карасак иде. Анда милли мәктәп мәсьәләсенә урын табылыр микән? Татар авылларын саклау мәсьәләсенә урын табылыр микән?”, - дип үз тәкъдимен кертте Илгиз Хәйруллин.
Русия төбәкләрендәге татарлар белән даими бәйләнеш кирәк
Бу түгәрәк өстәл сөйләшүендә тәкъдимнәр дә, күтәрелгән темалар да күп булды. Татар эстрадасының бүгенге хәле, Казандагы элмә такталар мәсьәләсе, “Яңа гасырда” татар телендәге тапшыруларның әз булуы, Русия төбәкләрендә яшәүче татарларны Сабан туйларында гына искә төшермичә Татарстан районнары белән даими элемтә урнаштыру, төбәкләрдә, мисал өчен Курган өлкәсендә, праваслау динен мәктәпләрдә укыта башлаулары һәм башкалар, һәм башкалар.
Татар конгрессының Татарстанның 45 районындагы бүлек башлыклары бу ике көнлек очрашуны резолюция кабул итеп һәм ешрак, кимендә кварталга бер тапкыр, күрешеп торырга кирәклеген әйтеп таралышты.
XS
SM
MD
LG