Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нева проспектында күзәтү камералары кирәкме?


Петербургның үзәк урамы Нева проспекты хәзер берөзлексез 159 видеокамерадан күзәтелә.

Нева проспектында урнашкан 159 видеокамерадан язмалар Эчке эшләр идарәсенең күзәтү бүлегенә һәм Смольныйга даими җибәрелеп тора.Шулай булгач, авария булган, янгын чыккан очракта әле ул урыннан шалтырату булганчы ук милиция хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр ә-ә дигәнче кирәк җиргә килеп тә җитәләр. Видеоязмалар җинаять эшләрен ачуда да ярдәм итә диләр. “Макдональдс” та шартлау оештыручылар да шул язмалар аркасында санаулы вакыт эчендә кулга алынганнар. Кесә караклары, хулиганнар, кеше машинасында йөререгә яратучыларга да көн калмаган. Нәтиҗәдә җинаятьчелек шактый кимегән, имеш.
Петроград районында да йөзләп камера куелган.Тиздән шәһәрнең тарихи үзәгендәге башка районнар да күзәтү астына алыначак.Җинятьчелек кимү яхшы нәрсә, әлбәттә. Ә менә яраткан урамыңда йөргәндә синең һәр төчкергәнеңне, һәр адымыңны күзәтеп торуларын белү...
Ничек тоя икән кеше үзен бүгенге Нева проспектында?
Берәүләр ниндидер дискомфорт тоя, кемгәдер бу идея охшый да : пенсионер әбиләрнең пенсиясен, сумкасын тартып алудан туктарлар, көне-төне камералар күзәтеп торгач .
Кайберәүләр уенча , кешенең иреге камералар саныннан тормый, чит илләрдә дә камералар адым саен.Аңа карап кына кеше ирекле булудан туктамый. Урта яшьләрдәге ханым:
“Төнлә камералар тору әйбәт нәрсә, җинаятьчелек кимер, ичмасам. Ә көндез һәр адымыңны күзәтеп торгач, яхшы түгел- мин үземне рентген астынды кебек тоям”,-диде.
Нева проспекты Нева проспекты инде... Ә бит эле ул камера күзләре синең арттан бөтенләй көтелмәгән җирләрдә дә күзәтеп тора. Советлар берлегендә яшәп калган һәркем аңлый торган “Как Штирлиц у Мюллера под колпаком” дигән әйтем бар.Әмма Штирлицның да Мюллер күзәтүчеләреннән башка бәдрәфкә йөрү мөмкинчелеге булган. Тәрәз пәрдәләрен төшереп, мичтә тәгәрәткән бәрәңге ашап, иле турында уйланып утырырга мөмкинчелеге булган. Бүгенге көндә Штирлицның түгел, ә гап-гади бер кешенең андый мөмкинчелеге чикләнгән.
“Эш урынында камералар күзәтүенә инде күнегелгән, алай да ашханәгә куйгач, халык ризасызлык белдерде: ашаганнарын күзәтеп утырганнарын теләмәде. Шуннан алып куярга мәҗбүр булдылар. Һич кирәкмәгән җирләргә дә куялар инде ул камераларны”,- дип куйды бер ир кеше.
“Минем 11 сыйныфта укучы күршемнең мәктәбендә бәдрәфкә урнаштырганнар ул камераны. Наркоманияга каршы чара буларак. Нәтиҗәдә егет көндезге икегә кадәр түзеп йөререгә мәҗбүр, бәдрәфкә керергә ояла, мескен”,- дип жәлли бер ханым үзенең күршесен.
XS
SM
MD
LG