Accessibility links

Башкала Чаллыга күчмәгәе


Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин

Татарстанның икътисад министрлыгы Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга кебек алга киткән районнар белән беррәттән Әгерҗе, Чирмешән, Спас, Балык бистәсе һәм башка районнарны да икътисадый уңышлы булуын тели.

Бүгенге көндә Татарстан икътисады дигәндә беренче чиратта күз алдына нефть, КамАз дигән төшенчәләр килеп баса. Ник дигәндә чөнки республика икътисады күп очракта аларга таяна. Әмма Татарстанның икътисад министрлыгы Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга кебек алга киткән районнар белән беррәттән Әгерҗе, Чирмешән, Спас, Балык бистәсе һәм башка районнарны да икътисадый уңышлы булуын тели. Кыскасы һәр район үз-үзен туендыра алырга тиеш. Яңа министр Марат Сафиуллин моңа ирешер өчен Татарстанны 7 икътисадый бүлгегә бүлергә тәкъдим итә. Бу – Кама, Башкала, Нефть, Көньяк, Төньяк, Көнчыгыш һәм Көнбатыш районнар. Татарстан хөкүмәте бу тәкъдимне хуплый, әмма җитәкчелек фикеренчә, мондый бүлү булган очракта икътисадый җирлеккә берләшкән районнар арасында һәрвакыттагыча көрәш башланачак. Марат Сафиуллин исә, Татарстан икътисады үсештә булсын өчен, киресенчә берләшергә кирәк ди.
«Дөньяда көннән-көн көндәшлек арта. Мондый шартларда вак ширкәтләр яши алмый, шуңа күрә безнең максат муниципаль берәмлекләрне икътисадый яктан берләштерү. Әгәр дә без район дәрәҗәсендә генә фикер йөртәбез икән, кайбер каршылыкларга юлыгабыз. Теге районга, монсына әзрәк акча бирәбез дә, ә тулаем бу җирлек проблемасын хәл итмибез. Мәсәлән бер районда юллар эшләнгән, икенчесендә - юк, яхшы юлдан шул начарына төртеләсең, нәтиҗәдә без бернәрсәгә дә ирешмибез. Шуңа күрә без, бер вак район проблемаларын гына түгел, ә тулаем бер зур бүлге проблемаларын хәл итмәкче булабыз. Хәзер һәрбер район үз җирлегендә зур ширкәтләрнең, күп халыкның булуын тели. Бу мөмкин түгел, бүленеш булырга тиеш. Кешеләр билгеле бер җирдә эшләргә, яшәргә һәм ял итәргә тиеш” - диде Сафиуллин
Марат Сафиуллин күп очракта артта калган районнарда зур икътисадый үзәкләр төзәргә кирәк дисә дә, әлегә республикада төзәргә ниятләнгән зур корылмалар, әйтик федераль дәрәҗәдәге логистик үзәк, этанол заводы һаман да шул Казан тирәсендә, Лаеш районында төзеләчәк. Аның каравы, Идел арты Тәтеш, Чүпрәле районнарында бүгенге көнгә кадәр әле бернинди сәнәгать корылмалары юк. Шулай булгач ничек итеп артта калган районнарны аякка бастырырга уйлыйсыз дигәнгә, министр Марат Сафиуллин болай җавап бирде.
“Әгәрдә барсы да шулай җиңел генә булса иде. Хәзер бөтен нәрсә шәхси инвестор кулында, шуңа күрә ул үз ширкәтен кая төзергә тели шунда төзи. Алар безнең тәкъдимне кире какмас өчен, без моңа уңышлы шартлар тудырырга тиешбез. Әйтик Лаешта мондый шартлар тудырыр өчен безгә 250 миллиард сум кирәк булсын, шул ук Тәтеш, Чүпрәледә уңайлы шартлар тудырыр өчен безгә 3 триллион сум кирәк. Аерманы күрәсезме. Шуңа күрә башта күпмедер дәрәҗәдә алга киткән районнардан башларга кирәк” – ди министр.
Күп кенә җыелышларда кат-кат кабатланган Татарстан икътисады нефть чыгарудан гына тормаска тиеш дигән фикерне Марат Сафиуллин да хуплый. Аның фикеренчә 2010 елга Татарстан икътисады табигать байлыкларын табудан азрак бәйле булачак. Шул ук вакытта икътисад өлкәсендә нефтьне эшкәртү, сату-алу, төзелеш һәм машина төзелеше өлкәләренә өстенлек биреләчәк.
Очрашуда министр Марат Сафиуллин берничә көн элек Түбән Новгородка ясаган сәфәре нәтиҗәләре белән таныштырды. Искә төшерик биредә Татарстан вәкилчелеге республиканың Кама икътисадый бүлгесен тәкъдим итәргә барды.
“Кама икътисадый районын без Татарстанныкы гына түгел ә Русия икътисадына да күп табыш китерүче бүлге итеп күрсәтергә тырышабыз. Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы мондый төбәкләрне билгеләү максатыннан шушы көннәрдә бәйге игълан итте. Без бу бәйгегә Кама икътисадый бүлгесен тәкъдим иттек, чөнки ул барлык таләпләргә туры килә. Бәлки бу бәйгегә без Башкала икътисадый районын да тәкъдим итәрбез. Бәйгегә йомгаклар апрель урталарында билгеле булачак. Әгәрдә, Татарстан тәкъдим иткән бүлге бу бәйгедә җиңсә, димәк Кама районын тагында үстерү өчен федераль акчалар да биреләчәк” – диде Сафиуллин.
Шулай итеп бәлки тиздән Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә шәһәрләре кергән Кама икътисадый бүлгесе Татарстан данын Русиягә танытыр. Билгеле Башкала икътисадый районы, шул исәптән Казан да танылган тарихи мәркәз, әмма замана үзгәрү белән беренче урынга икътисад чыга, моннан соң башкала да Чаллы, я булмаса Түбән Камага күчмәгәе дигән фикер туа.
XS
SM
MD
LG