Accessibility links

Иреклекнең соңгы ныгытмасы да егылмасмы?


Русиядәге интернет - Совет заманында булган “самиздат”, кухнядәге сәяси сөйләшүләрнең 21нче гасырдагы дәвамы. Хакимиятләр соңгы ирекле чараны да “бастырырга” җыенамы?

Мәгълүмат чараларындагы цензура Русия Президенты Владимир Путин чорында аеруча үсте. Интернет исә, Русиядә ирекле фикер йөртү сакланып калган соңгы бер басстион булып калган иде. Анда күп санлы блоглар, гәпләшү сәхифәләре бар. Русиядәге интернет Совет заманында булган “самиздат”, кулдан язылган ирекле әдәбият, кухня, аш бүлмәләрендәге сәяси сөйләшүләрнең 21нче гасырдагы дәвамы кебек иде. Хакимиятләр соңгы ирекле чараны да “бастырырга” җыенамы әллә?
Олег Панфилов
Мәскәүдә урнашкан Экстремаль журналистика үзәге башлыгы һәм хокук яклаучы Олег Панфиловның фикере: “Алар шикләнә. Минемчә аларның куркулары 4 ел елек туды. Ул әфлисүн инкыйлабы вакытында интернетның төп мәгълүмат чарасы булганын аңлагач барлыкка килде, минемчә.”
Элемтә министрлыгының 26 февралдә чыккан карары нигезендә, федерал иминлек хезмәтенә, теләсә кемнең бөтен телефон сөйләшүләрен, смс хәбәрләрен, электрон хатларны укырга мөмкинлек тудырылырга тиеш.
Телекоммуникация хезмәтләре белән тәэмин итүчеләр Федерал иминлек хезмәтләре кулланучыларга белдермичә укып барсын өчен үзләренә махсус җиһазны урнаштырырга тиеш. Бу карар СОРМ-2 дигән программага да кагыла. Бу 1998 елда интернетны контрольдә тоту өчен кулланыла.
Шулай ук, яңа канун нигезендә чит инвесторларына интернет өлкәсендә парламентның махсус рөхсәтеннән башка катнашу тыелырга мөмкин. Интернет хезмәтләр өлкәсендә контроль белән шөгелләнүче сәхифәне алып баручы Александр Миллицкий каты тәртипле канунның кертелүе каты каршылыкка очраячак дип фаразлый.
Минемчә мондый канунның кубул ителүенең ихтималлыгы аз. Чөнки моңа каршы көчле лобби бар. Инде хәзер үк чит ил инвесторлары кулында булган бик күп ширкәтләр бар” – ди ул.
Күпчелек мәгълүмат чаралары хакимияткә тел-теш тидермәгәндә, Live Journale, Newsru com һәм башка сәхифәләр авызга су кабып утырмый. ЮКОС ширкәтенең элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийның халыкара яклучысы Роберт Амстердам интернетны контрольдә тоту дәүләт иминлеге белән бер дәрәҗәдәге мәсьәлә итеп куела ди.
Роберт Амстердам
“Бу бер юнәлештәге адымнар. Минем уйлавымча, Русиялеләр, мәгълъмат чыганакларыннан саклануны, үзләренең иминелеген саклауның бер өлеш итеп кабул итә. Һәм бу ирекле коммуникацияләрне иминлеккә куркыныч тудыра дип күрүдән килә. Минемчә, алар интернетка соң тотынды һәм моны алар Медведев җитәкчелегендәге чорда да дәвам итәр. Һәрхәлдә шулай булуына охшаган.” – дип саный ул.
Март аенда Путин мәглүмат чаралары, интернет һәм аның эчтәлеген карап баручы федерал агентлыкны булдырды. Моңа кадәр хакимиятләр Себердә чыгучы интернет сәхифәсен теркәлмәгән дип ябу өчен сәбәп тапты. Канунда интернет хәбәрләр сәхифәләренә теркәлүне таләп итмәсә дә.
Федерация Шурасы вәкиле Владимир Слуцкер интернет сәхифәләрне контрольдә тоту яклы. Ул “Коммерсант” гәзитенә гәйбәтләр таратучы һәм исемсез сәхифәләр артында качып ятучы җавапсыз җурналистларны туктатырга вакыт дип белдерде. Интернетта аның һәм аның хатынының криминал дөнья белән бәйләнеше турында язма чыккан булган. Шуннан соң Слуцкер, көненә 1000 кеше керә торган сәхифәләрне мәглүмат чаралары дип санарга, ягъни теркәлү кертергә дигән канун проектын тәкъдим итте.

Журналистик үзәк башлыгы Памфилов, бу башлангычны акыллы адым дип уйламый, сәхифәләр бик күп һәм интернетны контролдә тотып булган заманнар үтте инде, ди.
“Сәхифәләрне киңкүләм мәгълүмат чарасы итеп теркәү омытылышы – ахмак эш. Бу мөмкин түгел. Бу берничә депутатның фикере генә. Ул тәкъдим үтмәчәк. Күз алдына китерегез, блогны ничек теркәп була. Икенчедән, интернет сәхифәләргә керүчеләрче санаучы программаларның да һәр кайсысы төрле-төрле мәгълүмат бирә” – ди Памфилов
Панфилов, Кытайдагы кебек контроль итү системы Русиядә эшләмәячәк, дип саный. Русиядә күпчелек интернет сәхифәләр дәүләтнеке түгел, аерым кешеләрнең кулында, бу өлкәгә күзәтү кертү авыр. Аларга бу эшне 10 ел элек эшләргә кирәк иде. Хәзер күп кеше интернетны куллана белә, ә Русияне интернеттан аеру мөмкин түгел, ди Панифилов.
“Башка Русия” күзәтүчеләре исә, Русиянең Кытай моделен кирәксенмәвенә басыйм ясый. Хокукчы Роберт Амстердам, русиялеләр бар әйберне дә контрольдә тотырга җыенмый дип әйтә. “Новая Газета” һәм “Эхо Москвы” кебек бәйсез каналларның сакланып калуы шуны күрсәтә. Алар либеральләрнең үзара сөйләшүен күрергә риза. Әмма аларның башкаларга сөйләвен түгел, ди.
Амстердам куркыту, канунның кайбер өлешләрен сайлап куллану һәм башка чаралар матбугат һәм электрон каналлары белән көрәштә нәтиҗә бирде, ди. Шул ук чаралар әлеге заманча мәглүмат чарасында кулланылачак, дип уйларга нигез бар. Күптән түгел блогер Савва Терентьевка каршы гаепләүләр чыгарылуы моңа бер мисал булып тора. Ул үзенең “тере журналы”нда милиция хезмәткәренә янаган булган. Аңа 4 мең долларлык акчалата җәза һәм 2 елга иректән мәһрүм итү куркынычы яный. Халыкара хокукчы Роберт Амстердам, бу чаралар on-line журналистканы контрольдә тотар өчен җитәр дип саный.
Татарстандагы интернетны Эчке эшләр министрлыгының “К” бүлеге хезмәткәрләренең карап баруы билгеле. Алар интернеттагы сәхифәләрне мәгълүмат чаралары итеп кабул итә. Соңгы вакытта алар тоткан җинаятьче турында күп язылды. Бер ир-кеше бер хатын-кызга ачу итеп, аның телефонын интернетка чыгарып, аны фәхишә номеры итеп таныткан.
Берничә ел элек, интернет аша, кредит карталарның ялган сәхифәләре ярдәмендә акча урлаган бер яшьүсмер малай тотылган иде.
Форумнарда сәяси белдерүләрнең, экстремист дип саналган язуларны, белдерүләренең күзәтелеп барылуы да билгеле. Тик ул кешеләргә карата күрелгән чаралар турында бер дә ишетелгәне юк.
XS
SM
MD
LG