Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово серблары БМО мәхкамәсен яулап алды


Косовоның төньягындагы серб һәм албан өлешенә бүленгән Митровица шәһәрендә йөзләрчә серб БМО мәхкамәсен яулап алды.
Косоводагы БМО идарәсе НАТО генераль секретаре Яап де Һуп Схеффер Митровицага килер алдыннан берничә сәгать кенә элегрәк булган бу һөҗүмне кабул ителмәслек дип хөкем итеп чыкты.
Бер ай чамасы элек Косово бәйсезлек игълан иткәннән бирле сербларның протест җыеннары даими үтеп тора.
XS
SM
MD
LG