Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа шәһәрен тагын Павел Качкаев җитәкләрме?


Уфа шәһәренә тагын да элекке мэр Павел Качкаев җитәкчелек итәргә мөмкин. Мондый фаразларга республика президенты Мортаза Рәхимовның сүзләре этәрә.Атнакич көнне Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның яңа, дүртенче чакырылышының беренче утырышы булып үтте. Анда Мортаза Рәхимов та катнашты һәм чыгыш ясады. Утырыштан соң журналистлар белән кыска гына әңгәмәләшеп тә алды президент әфәнде. Шунда ул журналистларның сорауларына җавап биреп, Уфа шәһәре мэры итеп тагын да Павел Качкаевның сайлануын теләвен әйтте. Моны Мортаза Рәхимов болай дәлилләде – Павел Качкаев – тәрбияле, тыйнак кеше, гаиләсе дә әйбәт, - диде ул. Республика президентының шундый сүзләреннән соң Павел Качкаевның Уфа шәһәре хакимияте башлыгы булып сайланачагына күпләр шикләнми булса кирәк. Чөнки Мортаза Рәхимовның теләге – ул инде аның күрсәтмәсенә бәрабәр. Уфа шәһәре шурасының чираттагы утырышы 27 мартка тәгаенләнгән. Менә шул көнне яңа мэрны сайлау оештырылачак та инде. Әлбәттә инде, аны сайлау дип атарга мөмкин булса.
XS
SM
MD
LG