Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:45

Башкортстан ширкәтләре читкә сатыла


Башкортстанның 8 зур ширкәтенең акцияләре агымдагы елда сатуга чыгарыла.

Бу хакта республика хөкүмәте башлыгы Рафаэль Байдәүләтов махсус карарны имзалаган. Быел сатуга чыгарылачак ширкәтләр арасында “Башкортстан бакыр-күкерт комбинаты”, Бәләбәйдәге “Автонормаль” ширкәте, “Уфимкабель” заводы, “Салаватнефтемаш” кебек куәтле берләшмәләр бар. Хәер, аларның куәте соңгы елларда шактый зәгыйфьләнеп өлгерде, шуңа күрә дә, мөгаен, аларның кыйммәтле кәгазьләрен сатып, отышсыз җитештерүчеләрдән котылырга, бераз тишекләрне ямарга тырышу ниятләре бардыр. Соңгы берничә генә елда да Башкортстанда дәүләт карамагында булган дистәләрчә ширкәт бөлгенлеккә төшеп барган җиреннән хосусыйлаштырылды, аларның акцияләре чит төбәкләргә сатылды. Шул ук вакытта элек республика хакимиятләре фатыйхасы белән канунсыз хосусыйлаштырылган нефть эшкәртү ширкәтләрен Мәскәү тарафыннан кире дәүләт карамагына кайтару эшләре дәвам итә. Монысы инде республика җитәкчеләре өчен бик үк күңелле хәл түгел.

XS
SM
MD
LG